Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төн – балалар өчен түгел!

Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында балаларга каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм аларны җәберләүләрдән саклау мәсьәләләре тикшерелде. Укучыларның һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларның мәктәпләргә, балалар бакчасына барганда һәм кайтканда иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар кабул итүгә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, һәр ата-ана ТР Законы нигезендә, алардан...

Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында балаларга каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм аларны җәберләүләрдән саклау мәсьәләләре тикшерелде.
Укучыларның һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларның мәктәпләргә, балалар бакчасына барганда һәм кайтканда иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар кабул итүгә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, һәр ата-ана ТР Законы нигезендә, алардан башка һәр баланың җәмәгать урыннарында булуы тыелуын белергә тиеш (1 сентябрьдән 31 майга кадәр - 22 сәгатьтән 6га кадәр, 1 июньнән 31 августка кадәр - 23 сәгатьтән 6га кадәр). Тыю чараларының мәгънәсе балигъ булмаган яшүсмерләрне җинаять кылудан саклап калу гына түгел, балаларның үзләрен саклаудан гыйбарәт. Соңгы вакытта республика территориясендә балаларга каршы берничә авыр җинаять кылынганлыктан, хәзер бу аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев