Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташлы юлда машиналар бата

Сентябрь ае саннарының берсендә "Яңа тормыш" газетасында "Үрнәк белән Өчкүл арасында юллар яхшырачак" дигән баш астында язма басылып чыккан иде. Без чыннан да юлларның яхшырачагына өметләндек. Җиң сызганып эшкә керешкән юл төзүчеләр Өчкүл юлыннан авыл кибетенә кадәр биш чакрым араны тигезләп, вак таш түшәделәр. Ни кызганыч, шуннан соң акча юклыкка...

Сентябрь ае саннарының берсендә "Яңа тормыш" газетасында "Үрнәк белән Өчкүл арасында юллар яхшырачак" дигән баш астында язма басылып чыккан иде. Без чыннан да юлларның яхшырачагына өметләндек.
Җиң сызганып эшкә керешкән юл төзүчеләр Өчкүл юлыннан авыл кибетенә кадәр биш чакрым араны тигезләп, вак таш түшәделәр. Ни кызганыч, шуннан соң акча юклыкка сылтау итеп, эшне туктаттылар.
Юл рәтләнә, дип куанган булсак та, таш җәелгән юл өслеге шактый кыенлыклар тудыра. Бу юлдан җиңел машина белән түгел, ә йөк машинасы белән дә үтеп булмый. Зур ташлар машина моторының поддонына бәрелә, глушительне өзеп ала, бампер, башка урыннарга зыян китерә. Инде шундый очраклар да булгалады. Ташлы юлның кырыйлары да тиешенчә эшләнмәгән, яңгырлы көннәрдә машина белән янга төшеп каплану куркынычы зур. Үрнәк юлында исә кара-каршы килүче ике машина бер-берсенә юл бирә алмый. Зур йөк машиналары яки авыр трактор узганнан соң бу юлга җиңел машиналар берничек тә керә алмыйлар.
Көннәр коры торганда без авылдан грунт юлдан чыгарга тырышабыз. Кыш җиткәч, бу юл кар астында калачак. Шуңа күрә күңел бер дә тыныч түгел. Көчләре һәм мөмкинлекләре җитеп бетмәвен белгәч, юлчыларга бу эшкә тотынуның кирәге булдымы икән? Элекке юл монысыннан күпкә әйбәтрәк иде.
Үрнәк авылы кешеләренә бу юлдан көненә берничә тапкыр узарга туры килә: кемдер шәһәрдә эшли, кемдер үз хуҗалыгында җитештергән продукцияне шунда илтеп сата. Әле шушы көннәрдә генә авылга сөт җыярга килүче машина шушы ташлы юлда батып калды, аны трактор белән тартып чыгардылар.
Юлчылар безнең зарыбызны ишетеп, кимчелекләрне бетерү өчен тиешле чара күрерләр, дип ышанасы килә.
Ринат Нурмөхәммәтов, Йосыф АБДУЛЛИН һәм Үрнәк авылының башка кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев