Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатны күтәрү максатында

15 октябрьдән башлап, Бөтенроссия сыйфат айлыгы игълан ителде.

Ул әле беренче тапкыр гына оештырыла һәм 8 ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә туры китерелә. Айлыкны Бөтенроссия сыйфат оешмасы (ВОК) һәм РФ субъектлары, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган "Россиядә эшләнгәнне сатып ал" ("Покупайте российское") Программасы үткәрә.
Айлык Россия икътисадының төп бурычларыннан берсе - илебездә эшләнгән продукциянең сыйфатын дөнья дәүләте статусына туры килерлек яңа баскычка күтәрү, эшмәкәрләрнең һәм фәнни-техник җәмәгатьчелекнең игътибарын сыйфат һәм конкуренциягә яраклылык проблемаларына җәлеп итү, Россиянең ВТОга керү шартларында предприятиеләрнең уңышлы эшләвенә ярдәм итү.
XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада үткәрелү сәбәпле, Татарстан өчен товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү аеруча зур әһәмияткә ия.
Бөтенроссия сыйфат айлыгы кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР Спас районы буенча белгечләре гражданнар өчен күчмә кабул итү, базарларда һәм сату комплексларында кизү тору, кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр, мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларның кулланучы хокукларын аңлату максатында дәресләр һәм чыгышлар, шул ук темага "түгәрәк өстәлләр", анкеталаштыру, 3-03-05, 3-06-32 "кайнар линия" телефоннарын оештыру кебек чаралар үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: айлык