Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерчык оялары ясадылар

Лариса Захарова, Бураково мәктәбе укытучысы. Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Бураково мәктәбе укучылары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр. Укытучы Виктор Викторович Ермолаев җитәкчлегендәге "Темперамент" фәнни берләшмә укучылары сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты....

Лариса Захарова,
Бураково мәктәбе укытучысы.
Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Бураково мәктәбе укучылары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр.
Укытучы Виктор Викторович Ермолаев җитәкчлегендәге "Темперамент" фәнни берләшмә укучылары сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты.
Аларны мәктәп бакчасына элеп куярга булдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар. Ә без алсу сыерчыкны күрергә өметләнәбез.
Ул нинди кош соң? Зурлыгы буенча гадәти сыерчык кебек булса да, төсе бөтенләй үзенчәлекле - ул алсу төстә. Башы, канатлары һәм койрыгы кара төстә, баш артында озын каурыйлары бар. Алсу сыерчыклар көтүләре белән очалар, гадәттә дала зонасы һәм ярымчүлләрнең ачык урыннарында яшиләр. Ояларны ташлар арасында, ышык урыннарда ясыйлар.
Татарстанда алсу сыерчыклар сирәк очрый, шулай да без ясаган оя бу кошларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Төрле әдәбиятны укыганнан соң, берләшмә әгъзалары Татарстанда кошларның 182 төре барлыгын ачыклады. Казан шәһәре фаунасы бу уңайдан бик бай, анда кошларның 176 төре теркәлгән. Кошлар турында кайгырту - безнең бурыч һәм без аны сыерчык оялары ясаудан башладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев