Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында гошер сәдакасын җыя башладылар

Сәдаканы теләсә кем бирә ала.

Бөтен Татарстанда, шул исәптән безнең Спас районында да, гошер сәдакасын җыя башладылар. Бу хакта Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр хәбәр итте.

“Кичә гошер сәдакасын җыя башлау турында барлык авыл имамнарына хәбәр иттек. Теләге булган һәр кеше бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш – барын да кабул итәбез. Соңрак җыелган азык-төлек Казанга җибәрелә, анда инде мохтаҗларга таратыла. Узган елларда Спас районы нигъмәтләрен мәдрәсләр, сукырлар җымгыяте алды. Гошер сәдакасын теләсә кайсы авыл яки шәһәр мәчетенә китерергә була” – дип билгеләп үтте Фәрһад хәзрәт.

Исегезгә төшерәбез, гошер сәдакасын үзәкләштерелгән рәвештә Татарстанда 2017 елдан бирле җыя башладылар. Быел мөфтият 23 сентябрьдә Татарстанда Гошер көнен игълан итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев