Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сибгатуллин Фәнис Һадиулла улы

- 8нче бер мандатлы сайлау округыннан Ким авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат.

1967 елның 9 мартында ТАССРның Куйбышев районы Тукай авылында тудым.
Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, Чистай совхоз-техникумына укырга кердем. Механик белгечлеген алып чыккач, "КИМ" нәсел заводында эшли башладым. 1986 елдан алып 1988 елга кадәр Кораллы Көчләр сафында хезмәт иттем.
Армиядән кайткач, Куйбышев исемендәге совхозда аккумуляторчы булып эшләдем, 1989 елда туган авылыма кайтып, 1992 елга кадәр тракторчы-комбайнчы булып хезмәт куйдым.
Аннары мине Тукай мәктәбенә хезмәт дәресе укытучысы итеп чакырдылар, монда мин 2011 елга кадәр эшләдем. Шул ук вакытта читтән торып Татар гуманитар институтын тәмамладым.
2012 елның мартыннан бирле чит ил техникасы буенча инженер булып эшлим.
Шулай итеп, бөтен тормышым авыл белән бәйләнгән, шуңа күрә җирдә хезмәт куючы кешенең проблемалары белән якыннан таныш. Туган авылымнан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Монда тудым, монда үстем, тамырларым шушы җиргә береккән. Туган йортымны зурайттым, башка авыл кешесе кебек үк, терлек-туар асрыйм. Эшкә иртә таңнан чыгып китеп, кичен генә кайтам. Яңа эшем шактый мәшәкатьле булса да, тормышымнан канәгать, чөнки кешенең туган җире, туган авылы, үзенең киләчәге турында кайгыртып яшәргә тиешлеген яхшы аңлыйм. Шуңа күрә тупланган тәҗрибәне, көчебезне без үз эшебезгә багышларга тиеш.
Ким авыл җирлеге депутаты булып сайлансам, беренче чиратта гади авыл хезмәтчәннәрен борчыган проблемаларга игътибар бирергә тырышачакмын. Туган авылымда, беренче чиратта урамнарны төзекләндерү, мәчет бинасын газлаштыру һәм башка мәсьәләләр борчый.
Боларның барысы да вак-төяк эш кебек тоеладыр, ләкин безнең тормыш әнә шулардан тора һәм мин боларны башкарып чыгу өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышырмын.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined