Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәхнәдә – яшь талантлар

Узган чәршәмбе көнне "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате ачык республика телевизион фестиваленең район сайлап алу туры булды.

Конкурста утызга якын кеше катнашты. Алар жюри игътибарына "Вокал-соло", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр (беренче номинациядә яшь артистлар аеруча күп булды). Яшь талантлар җыр, бию, концертлар алып баруда сәләтләрен күрсәттеләр, кайбер номерларны бигрәк тә зур осталык белән башкардылар.
Билгеле, аларның барысы да киләчәктә әлеге дәрәҗәле конкурста чыгыш ясый алмас, шулай да биредә алган тәҗрибә аларга бик кирәк булачак. Монда җиңүчеләргә конкурсның май аенда үтәчәк зона этабында үз көчләрен сынарга туры киләчәк. Яшь талантлар безнең Мәдәният йорты сәхнәсендә җыелырга тиеш. Үзебездә чыгыш ясау яшь артистларыбызга ярдәм итәр һәм алар алдынгы урыннарны алырлар, дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: Өчкүл мәктәбе укучысы Мария Букарцева «Курчаклар» жырын башкара; Полянка мәктәбе укучылары Вероника Ефимова һәм Полина Бабинец "Конферанс» номинациясендә чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев