Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сайлаулардан нәрсә көтәсез?

Татьяна Смирнова,

педагогия хезмәте ветераны:

- Һәр кеше кебек үк, тормышларның яхшыруын телим.

Шөкер, соңгы вакытларда булган үзгәрешләрне күреп сөенми мөмкин түгел. Бу безнең шәһәр мисалында да чагылыш таба. Берничәшәр катлы яңа йортлар төзелә, урамнарга тигез асфальт түшәлә. Безнең урамны вак таш җәеп тигезләделәр, күптән борчыган су проблемасы хәл ителде.

Яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Шәһәрдә зур универсаль "Олимп" спорт залына халык теләп йөри, күптән түгел генә йөзү бассейны ачылды, өстәмә белем бирүне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Борынгы Болгар шәһәрен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Мондагы үзгәрешләрне дөнья күләмендә таныдылар. Боларның барысы да республика җитәкчелегенең халык турында кайгыртуы турында сөйли.

Сүз дә юк, тормышта җитешсезлекләр дә бар. Тора-бара алары да бетерелер, дип ышанасы килә. Иң мөһиме - туган җиребездә тынычлык һәм татулык булсын!

Наталья Борисова,

яшь ана:

- Әлбәттә, сайлауга барачакмын. Мин дә сайлаудан соң тормышларның үзгәрәчәгенә нык ышанам. Бер караганда, болай да начар яшәмибез кебек. Шәһәрдә зур бассейн төзелде, спорт комплексы эшли, яңа балалар бакчасы ачылды, юллар төзелә. Мине, яшь буынның бер вәкиле буларак, эшкә урнашу мәсьәләсе борчый. Дәүләт предприятиесендә күңелгә ошый, әйбәт түләнелә торган эш табу турында кем генә хыялланмый икән? Бары тик дәүләт предприятиесендә эшләүче кешеләр генә үз белгечләрен социаль яктан яклый ала. Минем белән башкалар да килешер, дип уйлыйм.

Яшьләр өчен торак мәсьәләсе дә кискен тора. Социаль ипотека шартларын бөтен кеше дә үтәрлек хәлдә түгел, банклардан кредит алуның да мәшәкате күп. Ике һәм өч баласы булган гаиләләргә озак вакытка исәплнгән социаль найм шартларында фатир бирү мәсьәләсен җайга саласы иде.

фото с сайта http://nahnews.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев