Җәмгыять
Сатып алуың яхшырак
Хәзерге вакытта районда "Чыршы" акциясе бара.
Ул ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелә. Аның кысаларында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән бергә урманнарга патрульгә чыгалар, махсус рейдлар үткәрәләр. "Болгар урманчылыгы" оешмасының урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, кабул ителгән чаралар һәм профилактика эшенә карамастан, Яңа ел...
Хәзерге вакытта районда "Чыршы" акциясе бара.
Ул ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелә. Аның кысаларында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән бергә урманнарга патрульгә чыгалар, махсус рейдлар үткәрәләр. "Болгар урманчылыгы" оешмасының урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, кабул ителгән чаралар һәм профилактика эшенә карамастан, Яңа ел алдыннан законсыз рәвештә чыршы һәм нарат агачларын кисү очраклары була. Ә урман хуҗалыгына китерелгән зыян өчен 2500 сум һәм аннан да күбрәк штраф салыначак. Моннан тыш, 3500 сум һәм аннан да күбрәк суммада штраф рәвешендә административ җәза бирү дә каралган. Ләкин закон бозучыларны хәтта мондый чаралар да туктата алмый.
Яшь агачларны кисүнең табигатькә зур зыян китерүе турында берәү дә онытырга тиеш түгел. Әгәр дә Яңа ел бәйрәмен чыршыдан башка күз алдына китерә алмыйсыз икән, аны махсус урыннардан сатып алу яхшырак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев