Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатучыбыздан уңдык

Валентин Ашмарин. Өлкән яшьтәге авыл кешеләре өчен кибет - сәүдә ноктасы гына түгел, ә шатлык-борчуларны уртаклашып, аралашу урыны да. Яшьләр буш вакытта клубка чыгып, спорт залында шөгыльлән-сәләр, өлкәннәр тормыш-көнкүреш хәлләре турында сөйләшү өчен кая бара? Әлбәттә, кибеткә. Бүген сүзебез Спас оптторгының Полянка филиалында берничә дистә ел кибетче булып эшләүче Татьяна...

Валентин Ашмарин.
Өлкән яшьтәге авыл кешеләре өчен кибет - сәүдә ноктасы гына түгел, ә шатлык-борчуларны уртаклашып, аралашу урыны да. Яшьләр буш вакытта клубка чыгып, спорт залында шөгыльлән-сәләр, өлкәннәр тормыш-көнкүреш хәлләре турында сөйләшү өчен кая бара? Әлбәттә, кибеткә.
Бүген сүзебез Спас оптторгының Полянка филиалында берничә дистә ел кибетче булып эшләүче Татьяна Александровна Евдокимова турында булыр. Аны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Ачык йөзле, йомшак сүзле булуы белән ул һәркемне үзенә тартып тора. Безнең авыл кибет киштәләренең көндәлек кирәк-ярак товарлардан өзелеп торганы юк. Әлбәттә, бу инде сатучыбызның тырышлык нәтиҗәсе. Азык-төлекнең ниндие кирәк, теләгәнеңне сайлап алырга була. Товарларга бай булганлыктан, шактый читтә - авылның икенче башында яшәүчеләрнең даими шушы кибеткә килүе бер дә гаҗәп түгел. Татьяна Александровна эш сәгатьләренең минутына кадәр төгәл үти, аңа карап хәтта сәгатьне тикшерергә мөмкин. Тагын шунысы да бар - мин кибетнең сәбәпсез ябык булуын хәтергә төшерә алмыйм. Хәтта ябылырга биш минут кала барсаң да, сатучы үзенең эш урынында була.
Авыл кешесенең күбесе терлек- туарсыз тормый. Татьяна Александровнаның да хуҗалыгы кечкенә түгел, йорт мәшәкатьләре дә бик күптер. Шулай да, аның өчен эш - беренче урында тора. Күптән түгел эш сәгате беткәч, соң гына кибеткә товар алып кайттылар, мин моны үзем күрдем. Ул башта бөтен товарны ташып, урнаштырып бетерде, аннары гына кибетен ябып китте. Ә икенче көнне, гадәттәгечә, төп-төгәл эш сәгатендә кибетен ачып, халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Мин чын сатучы безнең Татьяна Александровна кебек була торгандыр дип беләм. Өлкәннәр онытып чыгып китмәсен өчен даими кирәк була торган әйберләр турында һәрвакыт исләренә төшереп тора. Мөлаем, ягымлы сатучыбыз һәркем белән уртак тел таба белә.
Ләкин халыкның бер зары бар - кибет бинасы бик иске, аңа йөз генә ел да түгелдер. Күптән түгел авыл халкы бу турыда газетага да язып караган иде, ләкин иске болдырга култыксалар куюдан тыш, башка нәрсә эшләнмәде. Безнең дә бит якты, җылы, заманча җиһазландырылган кибеткә йөрисе, сатучының уңайлы шартларда эшлисе килә...
Хәзергә берни эшләр хәл юк, булганы белән канәгатьләнергә туры килә. Ярый әле, сатучыбыздан уңдык.
Полянка авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X