Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рейдлар нәрсә күрсәтте?

Балигъ булмаган яшүсмерләр һәм катлаулы хәлдәге гаиләләр белән кисәтү эшләрен активлаштыруга юнәлдерелгән "Яшүсмер" операциясенә йомгак ясалды.

Марина ЗАЙЦЕВА
Балигъ булмаучылар эше буенча өлкән инспектор Юлия Юркова сүзләренә караганда, әлеге чара кысаларында шәһәрдә һәм район авылларында унбишләп рейд уздырылган һәм шактый кимчелекләр ачыкланган. Ике яшүсмер, мәсәлән, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Өлкән классларда укучы бер кыз бала кинәт кенә мәктәпкә килми башлаган. Әлеге кыз тәрбияләнүче гаилә моңа кадәр махсус контрольгә алынган булган. Хәлне җирле участок инспекторы барып ачыклаган. Биредә ул күргәннәрне сөйләсәң, чәчең үрә торырлык: әнисе дә, әлеге укучы кыз да исерек булган. Бала тәрбияләү бурычына төкереп караган әлеге ана административ җаваплылыкка тартылган. Аның кызына да тиешле җәза бирелгән. Моннан соң әлеге гаиләгә карата полиция хезмәткәрләре тарафыннан контроль тагын да көчәйтеләчәк.
Алкогольле эчемлекләр кулланган өчен учетка куелган шәһәрдә яшәүче унҗиде яшьлек яшүсмерне кичке рейд барышында яңадан исерек хәлдә тоткарлыйлар. Бу юлы ул дуслары белән сыра эчеп торган. Оперативниклар аны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр һәм беркетмә төзегәннән соң телефоннан әти-әнисенә шалтыратып хәбәр итәләр.
Яшүсмернең моңарчы да спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланган. Әти-әниләре (бу гаилә шактый тотрыклы санала) аны тыеп булмый, дип зарланган. Әлеге яшүсмер белән җәмәгать тәрбиячесе дә эшләп караган булган. Әмма нәтиҗәсе генә күренми.
Яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллануында турыдан-туры гаепле булган ике кешегә карата (берсе Өчкүлдә яши, икенчесе - шәһәрдә) беркетмә тутырылган.
Балаларга сыра һәм башка спиртлы эчемлекләр сатуда гаепле саналган кибетчеләр дә административ җаваплылыкка тартылган. Аларга утызар мең сум күләмендә штраф салынган.
Сатып алучының ничә яшьтә булуына шикләнгән сатучы аннан паспортын сорарга тиеш. Әгәр үзе белән паспорты юк икән, димәк, сәүдә хезмәткәре аңа товарны сатудан баш тарта ала. Бары тик шул юл белән генә яшьләргә сыра сатуны чикләргә мөмкин.
Кызганыч, ата-аналарның әле барысы да балигъ булмаган балаларның урамда кичке сәгать 10 нан иртәнге 6 га кадәр ата-аналардан башка йөрмәскә тиешлеге турында белеп бетерми. "Яшүсмер" операциясе кысаларында дүрт ата-анага тиешле җәза бирелгән. Полиция хезмәткәрләре кайвакыт гади кисәтү ясаулар белән дә чикләнә. Болай да файдасы булмаса - штраф салырга туры килә.
Агымдагы елның дүрт ае эчендә опека һәм ходатайство органнары катнашында өч кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Ә менә бер баланы гаиләдә калдырганнар - аны әбисе караячак. Алты баланы исә "Чайка" балалар йортына тапшырырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев