Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ремонт эшләренең кызу вакыты

Хәзерге вакытта район юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау эше тулы көч белән бара.

Бу эшләр белән "Алексеевскдорстрой" эшчеләре шөгыльләнә. Николай Земсков бригадасы Алексеевск заводыннан китерелә торган 1400 тонна асфальт-бетон катнашмасы җәяргә тиеш. Юлчылар үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаралар һәм юлда транспортка йөрергә комачаулаган барлык кимчелекләрне юк итәргә тырышалар. Транспортның күп йөрүе аркасында барлыкка килгән кечкенә чокырларга асфальт ямаулар салына, бу руль артында йөрүчеләр өчен уңайлы булачак.
Шулай ук автопавильоннар, юл билгеләре, барьер киртәләр, бордюрлар тәртипкә китерелә, сигнал баганалары куела. Бригадир Сергей Репьев җитәкчелегендә су үткәргеч торбаларны ремонтлау буенча зур эш башкарылган. Бу чараларның барысы да юлларда йөрүчеләр өчен уңай булсын дигән максатны күздә тота. Автомобиль юлларын тәртиптә тоту өчен җаваплы мастер Максим Земсков билгеләп үткәнчә, үз алларына куелган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү өчен эшчеләр көчләрен кызганмыйлар.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә автостоянкалар һәм мәйданчыклар төзү эше дә бара. Якын арада Ясачка елгасы янындагы Базарлы Матак - Болгар юлы участогын ремонтлау дәвам итәчәк. Агымдагы елда шулай ук Гусиха, Танкеевка, Отрада авылларына таба асфальт юл салу да планлаштырыла.
Өчкүлдән Балымер авылына кадәр юлга асфальт-бетон җәю эше дә алып барылачак.
Икмәк музее территориясен төзекләндерү, Болгар авылындагы Мөхәммәдьяр урамын нормативлар таләп иткәнчә тәртипкә китерү, яңа елга вокзалына килү юлларын ясау - юлчыларга җәйге сезон эчендә бу һәм башка эшләрне башкарып чыгарга кирәк булачак. Алар үзләренә йөкләнгән барлык эшне намус белән үтәрләр дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: термоконтейнер операторы Андрей Малыгин, бригадир Николай Земсков (өстәге рәсем), машинист Дмитрий Панфилов, катокта эшләүче Илнур Габдрахманов, КамАЗ йөртүче Александр Дряхлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев