Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район басуларында

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык җыю отрядлары арпа һәм көзге бодайны тизрәк җыеп алырга тырышалар, сабан бодаен суктыру мәйданнарын арттыралар. Чәчү бригадалары көзге культуралар чәчүгә керешә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 20 август мәгълүматлары буенча, көзге бодай - 13970 гектардан, бу культура биләгән мәйданнарның 97 процентын тәшкил итә, арпа - 8350...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык җыю отрядлары арпа һәм көзге бодайны тизрәк җыеп алырга тырышалар, сабан бодаен суктыру мәйданнарын арттыралар. Чәчү бригадалары көзге культуралар чәчүгә керешә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 20 август мәгълүматлары буенча, көзге бодай - 13970 гектардан, бу культура биләгән мәйданнарның 97 процентын тәшкил итә, арпа - 8350 гектардан (92 процент), сабан бодае 1400 гектардан җыеп алынган, бөртеклеләр 32350 гектарда суктырылган (74,5 процент).

Уңыш гектарыннан уртача 18,1 центнер тәшкил итә. 58,4 мең тонна ашлык җыеп алынган. Көзге бодайның гектарыннан 22,7 центнер бөртек чыга, әлеге культура 31700 тонна җыелган. Арпа әлегә 11 мең тонна чамасы суктырылган, һәр гектардан 13,1 центнер уңыш алынган. Иң түбән уңышны - гектарыннан 10 центнердан да кимрәк, сабан бодае бирә, ул әлегә 1400 тонна чамасы суктырылган.

Ольга Семушкина, Мөнирә Хәйдәрова, Тәлгат Шабанов, Андрей Синицын, Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыклары урып-җыюны тиз һәм яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләгән яки төгәлләү алдында тора. ә менә "Болгар Арыш", "Агрохим", "Миф" җәмгыятьләре, Валентин Исаков, Каюм Нургалиев һәм кайбер башка крестьян (фермер) хуҗалыкларына урып-җыюны ашыктырырга кирәк.

Уҗым культуралары әлегә 200 гектар мәйданда чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев