Җәмгыять
Район басуларында
Көннәрнең кояшлы һәм җылы торуы механизаторларга кыр эшләрен тоткарлыкларсыз алып барырга һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудыра.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар 21500 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның яртысын тәшкил итә. 43240 тонна ашлык суктырылган, һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыга. Ашлык кабул...
Көннәрнең кояшлы һәм җылы торуы механизаторларга кыр эшләрен тоткарлыкларсыз алып барырга һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудыра.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар 21500 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның яртысын тәшкил итә. 43240 тонна ашлык суктырылган, һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыга. Ашлык кабул итү предприятиесенә 19450 тонна ашлык тапшырылган.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Алдагы кышлату чорына 16150 тонна печән, (җәмәгать терлекләрен дә кертеп), 4220 тонна салам тупланган, 14030 тонна сенаж салынган. Кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне икенче кат чабуга керештеләр. Бу эш 530 гектарда башкарылган.
Көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләү темплары да югары. Бу агрочара 22 мең гектарда үтәлгән һәм барлык чәчү мәйданының 92 проценты дигән сүз. Хуҗалыкларда җир сөрүгә дә зур игътибар бирелә.
Фото: http://mediazavod.ru/articles/125660
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев