Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Раштуа очрашулары

    Бу атнаның соңгы эш көнендә район Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде, чөнки монда күркәм традициягә әйләнгән Раштуа концерты булды.

    Балалар иҗат йортына йөрүче кызларның шәмнәр тотып мәхәббәт биюен башкарулары бәйрәмгә бер ямь өстәде. Бу юлы алып баручы ролен дә балалар үз өстенә алдылар. Алар Раштуа бәйрәменең иң зур, сөенечле бәйрәмнәрнең берсе булуын ассызыклап үттеләр.
    Тамашачылар алдында "Волжские зори" квартеты, "Ветеран" халык хоры чыгыш ясады. Ирина белән Софья Головиналар, Михаил Баландин, Наталья белән Светлана Каргиналар, Екатерина Сигова һәм башкаларның чыгышын да тамашачылар алкышлар белән каршыладылар. Казаклар хоры, Варвара Лисюк һәм Изге Авраамий чиркәвенең яшьләр бүлеге ансамбле чыгышы, якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларның һәм "Движение" коллективының биюләре бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев халыкны бәйрәм белән котлады, барысына да иминлек, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
    * * *
    Якшәмбе көнне район Мәдәният йортында Самуил Маршакның "Унике ай" ("Двенадцать месяцев") әкияте буенча спектакль куйдылар.
    Район Мәдәният йорты оештырган тамашада Изге Авраамий чиркәве, район администрациясе вәкилләре, шәһәр урта мәктәбе һәм кадет мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
    Актерларның оста уйнавы, сәхнәнең бизәлеше, әкият геройларының костюмнары, төсләр балкышы тамашачыга чын мәгънәсендә үзен әкият дөньясында тоярга мөмкинлек бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: