Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан ае хөрмәтенә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев уразада Ямбакты авылы мөселманнары өчен ифтар ашы үткәрде. Мөселманнар өчен изге рамазан ае хөрмәтенә мондый чара безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Җирле мәктәпнең иркен ашханәсенә җитмешкә якын кеше җыелды. Болгар мәчете имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр вәгазь сөйләде һәм Коръән...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев уразада Ямбакты авылы мөселманнары өчен ифтар ашы үткәрде.
Мөселманнар өчен изге рамазан ае хөрмәтенә мондый чара безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Җирле мәктәпнең иркен ашханәсенә җитмешкә якын кеше җыелды. Болгар мәчете имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр вәгазь сөйләде һәм Коръән сүрәләре укыды, кичке азан вакытында халык үтенече буенча район авылларына яңгыр яувын сорап дога укыды.
Ифтар мәҗлесе алдыннан җыелган кунаклар алдында депутат ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова чыгыш ясады, бу җәйге челләдә көне буе ашамыйча-эчмичә тора алган кешеләргә рухи ныклыклары өчен рәхмәт әйтте һәм барысына да сабырлык, сәламәтлек, иминлек теләде.
Мөселманнар Фоат Вәли улына мул табын оештыруы өчен зур рәхмәт әйтеп, аның исәнлегенә дога кылдылар һәм теләсә кайсы эштә уңышка ирешүен теләделәр.
Шундый ук хәйрия акцияләре шушы көннәрдә Чәчәкле һәм Иске Рәҗәп авылларында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев