Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“һәр яктан үрнәк кыз...”

Ни генә дисәң дә, кызларның бөтен матурлыгы - чәчендә. Озын чәчтән әллә нинди прическалар ясарга була.

Зөлфия Никитина.
"НЖ".
Интернеттагы тиешле сайтны ачып карасаң, анда озын чәчтән нинди генә прическа ясамаганнар, исең китәр! Кыска чәчле кызларның кызыгудан күзләре яна торгандыр.
Озын чәчтән ничек итеп матур прическа ясарга? Моны бит бөтен кеше дә булдыра алмый.
Ә менә 1нче шәһәр урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Яна Володина озын чәчне бик матур итеп ясый белә. Класста аның бу остагына сокланмаган кеше юк. Кыска гына тәнәфес вакытларында класс матурлык салонына әверелә, кызлар аның янына һәрвакыт чиратка басалар.
Берничә минут эчендә ул аларны танымаслык итә, профессиональ чәч тараучы диярсең!
Яна башлангыч класста укыганда ук чәч ясау белән мавыга башлый. Бервакыт чәчен матур итеп үргән кызга игътибар итә һәм озак вакыт ул аның күз алдында тора. Аннары үзе дә ясап карарга була һәм әйбәт кенә барып чыга. Хәзер ул озын чәчле кызларга әллә нинди прическалар ясый, хәтта сәнгать әсәре белән чагыштырырга була. Аның бик матур бер хыялы бар - киләчәктә матурлык салоны ачып, хатын - кызларга шатлык өләшәсе килә.
Яна медицина белән дә кызыксына. Бәлки үз тормышын җирдә иң гуманлы эшләрнең берсе булган медицина өлкәсе белән бәйләр? Әйе, сәламәт кеше генә матур була ала. Сәламәтлек белән матурлык бер-берсеннән аерылгысыз.
Шуңа күрә Яна спортны ярата, чаңгыда, тимераякта яхшы шуа. Чаңгы ярышларында актив катнаша һәм берничә тапкыр призлы урыннарга лаек була. Спорт - кешене тәртипкә өйрәтә. Бер үк вакытта яхшы укый да. Бигрәк тә биология һәм химия фәннәрен ярата.
Тыйнак, ярдәмчел, актив бу кызны класста яраталар. "Ышанычлы, кеше белән бик тиз уртак тел таба белә, һәр эше намус белән башкара...Кыскасы, һәр яктан килгән кыз!"- ди аның турында класс җитәкчесе Нина Баратова.
Рәсемдә: Яна Володина яраткан эшенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев