Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Юл-транспорт фаҗигаләрен теркәү процедурасы белән бәйле бу үзгәрешләр нидән гыйбарәт?
ЮХИДИнең район бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова аңлатуынча, закондагы әлеге үзгәрешләр нигезендә, юл-транспорт фаҗигасе килеп чыкканда үлүчеләр яки зыян күрүчеләр булмаса, автомобиль йөртүчеләр башкаларга комачауламас өчен юлдан транспорт...
Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Юл-транспорт фаҗигаләрен теркәү процедурасы белән бәйле бу үзгәрешләр нидән гыйбарәт?
ЮХИДИнең район бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова аңлатуынча, закондагы әлеге үзгәрешләр нигезендә, юл-транспорт фаҗигасе килеп чыкканда үлүчеләр яки зыян күрүчеләр булмаса, автомобиль йөртүчеләр башкаларга комачауламас өчен юлдан транспорт чарасын алырга тиеш. Фаҗигане китереп чыгаручылар үзара килешкән очракта, юл-транспорт һәлакәтен тиешенчә бәяләтү өчен полициягә шалтыратып торуның кирәге юк.
Аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, фаҗига турында полициягә шалтыратып белгертергә һәм фаҗигане рәсмиләштерү тәртибе турында күрсәтмәләр биргәнне көтәргә.
Фаҗига булган урыннан транспортны алганчыга кадәр йөртүчеләр фаҗига белән бәйле бөтен нәрсәне фотога яки видеога төшереп алырга һәм юл һәлакәтен рәсмиләштерү өчен ЮХИДИ подразделениесенә яки шул тирәдәге юл-патруль хезмәте постына килергә тиеш.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә, юл-транспорт фаҗигасендә гаепле булган һәм закон таләпләрен санга сукмаган йөртүчегә мең сум күләмендә административ штраф салыначак.
Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында (gibdd.ru) тиешле мәгълүматларның барысы да урнаштырылган. Биредә юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле очраклар, аларны рәсмиләштерү тәртибе интерактив режимда тулысынча аңлатылган. Алардан файдалану өчен "ДТПларны рәсмиләштерү кагыйдәләре" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керергә, аны сайтның беренче битеннән табарга була. Мәгълүматлар белән танышканнан соң куелган сорауларга бер-бер артлы җавап бирә барып, нинди фаҗигага очраган булсагыз, шуңа туры килүче гамәлләр алгоритмыннан чыгып эш итегез.
Алгоритмның интерактив вариантыннан тыш, Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтынан юл-транспорт фаҗигаләре вакытында куллану өчен блок-схема рәвешендә алгоритмның гадиләштерелгән вариантларын бастырып алырга була. Аны автомобильдә саклыйлар. Фаҗига килеп чыккан урында Интернеттан файдалану мөмкинлеге булмаса, шул вариантларны кулланырга ярый.
Фото: http://www.porsche-spb.ru/poleznoe/inform/328-deystviya-voditelya-na-meste-dtp.html
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев