Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр җирдә тәртип булырга тиеш

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Камил Нугаев партия активы белән "түгәрәк өстәл" форматында очрашу үткәрде. Очрашу 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" оешкан көнне үтте. Район башлыгы күптән түгел Мәскәүдә партиянең җирле бүлекләре секретарьлары форумы эшендә катнашуы турында сөйләде. Өч көн буе дәвам иткән әлеге мөһим чарада партия проектлары...

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Камил Нугаев партия активы белән "түгәрәк өстәл" форматында очрашу үткәрде. Очрашу 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" оешкан көнне үтте.
Район башлыгы күптән түгел Мәскәүдә партиянең җирле бүлекләре секретарьлары форумы эшендә катнашуы турында сөйләде. Өч көн буе дәвам иткән әлеге мөһим чарада партия проектлары буенча актив фикер алышканнар. Форумны "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партия рәисе, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачкан һәм алып барган. Эшлекле шартларда үткән форумда шактый проблемалар күтәрелгән, аның эшендә катнашучылар Медведевка бик күп сораулар биргән. Мәсәлән, форумда коррупциягә каршы закон, дәүләт хезмәткәрләре һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның керемнәрен декларацияләү турында сүз барган.
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен иң әүвәл лаеклы кандидатларны ачыклап, алар өчен гомумфедераль дәрәҗәдә алдан тавыш бирүләрне уздыру турындагы мәсьәләгә дә зур игътибар бирелгән. Алдан тавыш бирүләр вакытында бөтен җирдә дә диярлек, шул исәптән бездә дә, моңарчы эшләгән сайлау участокларының 20 проценты ачылачак. Бездә, мәсәлән, өч участок шәһәрдә һәм 5 участок авыл җирлекләрендә эшләячәк. Әмма бу бары тик әлеге участокларга керүче тавыш бирүчеләр генә тавыш бирәчәк дигән сүз түгел. Районда яшәүче кешеләрнең күпчелеге алдан тавыш бирүләрдә катнашырга тиеш.
"Түгәрәк өстәл" очрашуында катнашучылар бүген сайлаучыларны аеруча нык борчыган сорауларны бирделәр. Шуларның берсе, мәсәлән, халыкны су белән тәэмин итү бәяләренең артуына кагыла. Бәяне арттырмый мөмкин дә түгел, утырышта ассызыклап үтелгәнчә, мондый проектлар югары дәрәҗәдә әзерләнә. Суга түләү бәясе өйләрендә суны исәпләү приборлары, ягъни счетчиклар куелмаган кешеләргә кагылачак (коэффициентны билгеләүче хөкүмәт карары инде килешү процедурасы аша үтте). Киләсе ел башыннан счетчиклары булмаган йорт хуҗалары суга өчләтә норматив нигезендә түләячәк. Алдагы елларда бу норматив тагын да арта төшәчәк. Ә менә счетчикларын төрлечә борып, күрсәткечләрне киметергә теләүчеләргә ун норматив штраф түләргә туры киләчәк. Бездә мондый "осталар" аз түгел, аларның законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә никадәр су исәпкә алынмыйча кала. Законнарны бозучыларга катгый чаралар күреләчәк, дип ассызыкланды утырышта.
- Һәр җирдә тәртип булырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - бары шул чакта гына су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмас, урамнар тиешенчә яктыртылыр, парк һәм скверларыбыз матур булыр, балалар мәйданчыклары ерактан ук күренеп торыр...
Очрашуда район Советы тарафыннан расланган байтак социаль программаларның район территориясендә ничек эшләвенә дә зур игътибар бирелде. Халыкның сәламәтлеген ныгыту, социаль - икътисадый үсеш, хезмәтне саклауны яхшырту һәм башка программаларның нәтиҗәсе дә билгеле. Район башкарма комитетының туризмны, белем бирү системасын үстерү, экологик иминлекне тәэмин итү, коррупциягә каршы көрәш программалары да тормышка ашырыла. Районда мондый программалар саны 24кә җитә.
- Узган вакыт эчендә күп нәрсәләр эшләнде, - диде очрашу азагында Камил Нугаев, - әмма алда безне тагын да җитдирәк эшләр көтә, бергәләп тотынганда аларны да хәл итә алачакбыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев