Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пешекчеләрнең осталыгы сокландырды...

2нче шәһәр урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләренең аш пешерүчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы булды.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Аш пешерүче һөнәренең абруен күтәрүне, бу тармакта тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган әлеге чара беренче тапкыр үткәрелде һәм аны мәгариф бүлеге оештырды.
Читтән торып үткәрелгән беренче этапта конкурста катнашучылар кәгазь һәм электрон вариантта үз учреждениеләрендә хәзерләнә торган үзенчәлекле аш рецептын тапшырдылар. Нәтиҗәдә җиде финалист билгеләнде һәм алар җиңү өчен көрәшне дәвам иттеләр.
Икенче этап башланганда һәр конкурсант балалар өчен өстәл хәзерләргә тиеш иде. Аларның һәрберсе бай фантазиясен, туплаган тәҗрибәсен, бөтен осталыгын эшкә җикте. Конкурсантлар тырышлыгы нәтиҗәсендә җиләк-җимеш, яшелчә, камыр ризыклары, хәтта гап-гади бәрәңге боламыгы да чын сәнгать әсәренә әверелде. Бу биремне шәһәр урта мәктәпләре, кадет интернат-мәктәбе, "Теремок" балалар бакчасы хезмәткәрләре аеруча зур осталык белән башкарып чыкты.
Аннары конкурсантлар өстәлдә булган азык-төлектән салат, гарнир белән киевча котлет хәзерләргә тотындылар. Моңа сәгать ярым вакыт бирелде. Һәр ризыкка технологик карта тутырылды.
Ризыклар әзерләнгән вакытта ярдәм итәргә килгән төркемнәр конкурсантлар турында презентацияләр, үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу өлкәдә санаторий мәктәп-интернаты коллективына тиңнәр булмады. Сергей Журавлев белән Гөлчирә Галимова, мәсәлән, шаян әсәрне бик оста сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә чараны алып баручы Любовь Вафина викторина үткәрде.
Менә жюри әгъзалары һәм тамашачылар алдында подносларда әзер ризыклар пәйда булды. Моннан тыш, конкурсантлар өйдән камыр ризыклары (балык пирогы, эремчек пирогы, эремчек запеканкасы һәм башкалар) пешереп килгәннәр. Әзер ризык тәмле һәм үзенә җәлеп итеп торырлык булсын өчен конкурсантлар үзләренең бай фантазиясен эшкә җиккәннәр. Жюри фикеренчә, бу биремне 2нче урта мәктәпнең аш пешерүчесе Светлана Михайлова аеруча яхшы башкарып чыккан. Ул конкурста җиңүче дип табылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина аңа беренче дәрәҗә диплом, бүләк һәм биш мең сумга акчалата сертификат тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны кадет интернат-мәктәбеннән Светлана Авдеева һәм "Теремок" балалар бакчасыннан Валентина Баринова алдылар. Аларга да дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Любовь Палагина Ким мәктәбе һәм балалар бакчасы аш пешерүчеләре Ольга Стаценко, Людмила Дербеневага, Өчкүл мәктәбеннән Надежда Будкинага, Гусиха балалар бакчасыннан Наталья Алексеевага һәм бәйгедә катнашучы бердәнбер ир-ат - 2нче шәһәр мәктәбеннән Александр Неклюдовка Мактау кәгазьләре, бүләкләр һәм акча тапшырды.
Бу конкурс чын бәйрәмгә әверелде, анда катнашучылар үз эшләрен чын күңелдән яратуларын, аны күңел биреп башкаруларын тагын бер тапкыр расладылар.
Рәсемнәрдә: Светлана Михайлова җиңүенә шатлана; Александр Неклюдов конкурс вакытында; финалчылар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев