Пенсиягә чыкканда күп кешедә төрле сораулар туа. Аларның кайберләренә бүген Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова җавап бирә.
- Пенсияне рәсмиләштерү өчен эш урыныннан белешмәне алдан ук алып куярга ярыймы?
- Пенсия билгеләү өчен бирелә торган белешмәләрнең срогы законда күрсәтелмәгән. Иң мөһиме, документта барлык кирәкле мәгълүматлар: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, белешмәнең нинди документларга нигезләнеп бирелүе күрсәтелергә тиеш. Документка мөһер сугылган һәм җитәкче кул куйган булырга тиеш.
- Пенсия билгеләнгәндә хезмәт хакы күләме турында белешмә кирәкме?
- Пенсияне андый белешмәсез дә билгеләргә була. Пенсия фондының мәгълүматлар базасында алар барысы да бар. Тик шәхси счетта тупланган акча максималь пенсия билгеләү өчен җитмәсә, эшләгән чорның (бары тик 2002 елның гыйнварына кадәр генә) теләсә кайсы биш елы (60 ае) өчен хезмәт хакы турында белешмә алып килергә тәкъдим ителә.
- Килешү буенча эшләгән чор хезмәт кенәгәсенә кертелмәгән очракта нишләргә?
- Хезмәт килешүе язма рәвештә ике экземплярда тутырыла, аның һәрберсенә ике як та кул куя. Бер килешү эшчегә бирелә, икенчесе эш бирүчедә кала. Эш бирүчедә саклана торган экземплярда эшченең хезмәт килешүен алу турында имзасы булырга тиеш. Килешү сакланмаган очракта, эш бирүчедән аның күчермәсен соратып алырга була.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев