Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытыла торган түгел...

Үткән якшәмбедә шәһәрнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында, ил тарихындагы иң фаҗигале, иң канкойгыч сугыш башланган 22 июнь көненә багышланган митинг булды.

Бирегә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары, сугыш чоры балалары җыелды. Митингта район, шәһәр предприятиесе һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, укучылар катнашты.
Митингны ачу тантанасыннан соң сүз тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатовага бирелде.
- Безнең буын кешеләренең балачагын сугыш юкка чыгарды, - диде ул. - Беренче көннән башлап, без "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" дигән девиз белән яшәдек, уртак эшкә хәлебездән килгәнчә өлеш керттек... Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, ветеран батыр якташларыбыз турында истәлекне, дөньядагы тынычлыкны кадерләп сакларга өндәде. Ә район җитәкчеләренә тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кую һәм Җиңү паркын булдыру турында тәкъдим кертте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин үз чыгышында хәзер тагын фашизмның баш күтәрүе турында ассызыклап үтте. Украинада барган хәлләр моңа ачык дәлил булып тора һәм бу сугыш таралмасын өчен без хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш. Ул барлык ветераннарга тынычлык һәм илебез азатлыгы өчен көрәшкә керткән өлешләре, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдереп, нык сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Митингта шулай ук педагогия хезмәте ветераны Нина Борюшкина чыгыш ясады, сугыш аларның күп балалы гаиләсенә нинди авырлыклар китерүе турында сөйләде.
Һәлак булучылар истәлегенә митингта катнашучылар бер минут тынлык игълан иттеләр, обелискка һәм геройлар бюстына веноклар һәм чәчәкләр куелды.
Митингтан соң "Сако" кафесы хезмәткәрләре ветераннарны төшке ашка чакырды, ә тарих-архитектура музей-тыюлыгы теләге булган кешеләрне борынгы Болгар буенча экскурсиягә алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев