Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нугаев Фәрит Камил улы

7нче бер мандатлы Бураково сайлау округы буенча Бураково авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" Бөтероссия сәяси партиясеннән күрсәтелде.

1980 елның 4 гыйнварында ТАССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туганмын. 2001 елда менеджер белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмаладым. "Болгарнефтепродукт" филиалының янгыннан саклау частендә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының ТР Спас районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе, Спас муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе булып эшләдем. 2011 елның августыннан "Алексеевскдорстрой" ААҖнең Спас участогы җитәкчесе булып эшлим.
Мин җитәкчелек иткән коллектив республикада иң зур юл тармагы оешмасының филиалы. Спас участогы коллективында 184 кеше хезмәт куя. Аларның барысы да - районда юллар төзү, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук кыш көне тәүлек әйләнәсендә кардан һәм боздан чистартып тору бурычын уңышлы хәл итә торган намуслы, югары квалификацияле белгечләр.
Мин Бураково авыл җирлеге Советына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителдем, бу партиянең эшен хуплыйм һәм яклыйм.
Депутат булу - бик мактаулы һәм җаваплы бурыч. Җирле хакимияткә һәрвакыт авылны төзекләндерү, урамнарның, юлларның торышы, яктырту, су белән тәэмин итүгә, көнкүреш һәм башка проблемаларны хәл итү буенча дәгъва белдерәләр. Минемчә, бу бик дөрес, чөнки һәр кеше иртәгәсе көнне бүгенгедән яхшырак итәргә тырышып яшәргә тиеш. Сайлаучыларга хәл итә алмаслык буш вәгъдәләр бирә алмыйм.
Шулай да мине Бураково авыл җирлегенә депутат итеп сайлаган очракта, бер үтенеч тә игътибарсыз калмас дип әйтә алам. Көчемнән килгән кадәр һәр кешегә ярдәм итәргә тырышачакмын.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев