Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләргә – чәчәкләр, җырлар

Шушы көннәрдә генә "Болгар" кафесының иркен залында районның иң яхшы әниләрен бәйрәм белән котладылар.

Әниләр көненә багышланган мондый очрашулар инде күркәм традициягә керде һәм ул район башлыгы Камил Нугаев инициативасы һәм турыдан-туры катнашуы белән үткәрелә. Бәйрәмдә шулай ук социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Залга җыелган хөрмәтле әниләрне котлап, Камил Әсгат улы Пәйгамбәребезнең: "Җәннәт-аналарның аяк астында",-дигән сүзләрен китерде. Бу сүзләрне белмәгән кеше юктыр. Тормышта әниләрдән кадерле, газиз, якын бер кеше дә юк.
Бәйрәмдә әниләр турында искиткеч җылы сүзләр әйтелде, күңел түреннән чыккан теләкләр теләделәр. Кунак булып килүчеләр арасында быел игезәк бала алып кайткан әниләр дә, сәләтле балаларның әниләре дә, хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүчеләрнең әниләре дә, күп бала тәрбияләүче әниләр дә бар иде. Аларга багышлап җырлар яңгырады, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев