Халык арасында алкогольле эчемлекләр куллану дәрәҗәсен киметү, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш Татарстан Республикасындагы башкарма, контрольдә тоту һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция һәм башкарма хакимият хезмәткәрләре белән бергә бу юнәлештә даими эш алып...
Халык арасында алкогольле эчемлекләр куллану дәрәҗәсен киметү, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш Татарстан Республикасындагы башкарма, контрольдә тоту һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция һәм башкарма хакимият хезмәткәрләре белән бергә бу юнәлештә даими эш алып бара.
Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше белән көрәштә халыкның язма һәм телдән әйтелгән һәр мөрәҗәгате исәпкә алына.
Әгәр сезгә легаль булмаган продукция сатылу урыннары яки алкоголь турында законны бозу очраклары турында билгеле булса, түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итегез:
- 8 (884342) 5-10-19 - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы «Кайнар линиясе»;
- 8 (8432) 5-23-17 - Чистай муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә бүлеге.
Язма мөрәҗәгатьне шулай ук Чистай территориаль органына китерергә мөмкин, адресы: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121Д (2 кат).
Моннан тыш, республикада алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне законсыз сату очраклары турында www.uslugi.tatarstan.ru порталында «Народный контроль» мәгълүмат системасы аша хәбәр итәргә була.
Шул ук порталда Дәүләт алкоголь инспекциясенең партиянең регистрация номеры буенча алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне тикшерү бүлеге бар. Республикада җитештерелгән алкогольле эчемлекләрнең регистрация номеры шешәнең капкачына, ә республикадан читтә җитештерелгәннәрнең штрих-код өстендәге наклейкага язылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.
Фото: http://len-journal.ru/2012/07/14/kontrol/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев