Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый очрашулар киләчәктә дә үткәреләчәк

Кичә Спас муниципаль район Советы бинасында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская кешеләрне кабул итте.

Аның янына керү өчен 11 кеше язылган иде. Халыкны төрле мәсьәләләр кызыксындырды. Аерым алганда,кешеләрне иске һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү, биналарны хосусыйлаштыру, йорт янындагы территорияләрдән файдалану, җир участокларын межалау, җирләрдән файдалану, хезмәт килешүләре һәм башкалар. Кешеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга төпле җаваплар алдылар. Кайбер сораулар аерым контрольгә алынды һәм тикшергәннән соң, аларга соңрак җавап биреләчәк.

Кешеләрне кабул итәр алдыннан Сәрия Сабурская махсус комиссия белән бәхәсле сораулар килеп туган шәһәрнең кайбер объектларын карады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, кеше хокуклары буенча безнең районда уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе Янина Дремуха һәм башка җаваплы затлар халыкны кабул итүгә булыштылар.

Мондый очрашуларны киләчәктә дә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар шәһәре Сәрия Сабурская кабул итте