Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Моңа кайчан чик куелыр?

Толстой, Нагаев, Вахитов урамында яшәүчеләр. Шәһәрдә тәүлек буе эшли торган "Сова" кибете ачылганнан бирле аның тирәсендә яшәүче кешеләрнең тынычлыгы бетте. Төнлә бу тирәдән машиналарның өзелгәне юк, һәрберсеннән бар көчкә музыка яңгырый. Нигездә, болар барысы да яшьләр. Җитмәсә, кибет тирәсенә асфальт җәеп, махсус мәйданчык эшләп куйганнар диярсең. Кайвакыт биеп һәм җырлап...

Толстой, Нагаев, Вахитов урамында яшәүчеләр.
Шәһәрдә тәүлек буе эшли торган "Сова" кибете ачылганнан бирле аның тирәсендә яшәүче кешеләрнең тынычлыгы бетте. Төнлә бу тирәдән машиналарның өзелгәне юк, һәрберсеннән бар көчкә музыка яңгырый. Нигездә, болар барысы да яшьләр. Җитмәсә, кибет тирәсенә асфальт җәеп, махсус мәйданчык эшләп куйганнар диярсең. Кайвакыт биеп һәм җырлап та җибәрәләр. Төнге сәгать унбердән соң тәртипсез рәвештә тынлыкны бозарга ярамаганлыгын да әйтеп карадык, ләкин мондый вакытта алар киресен генә эшлиләр. Төрлечә кычкырып сүгенү, шаулашу - болар барысы да нормага керде. Ә бит бу тирәдә яшәүчеләрнең күбесе олы яшьтәге кешеләр. Хәер, кем генә булса да бу күренешкә түзеп торуы авыр. Төне буе йоклый алмаган вакытлар аз түгел.
Мондый төнге күңел ачуларны әйтеп кенә җиңеп булмаячак, шуңа күрә без "Сова" кибетенең төнлә эшләвен туктатуларын сорыйбыз. Шәһәр җитәкчеләре дә, кибет хуҗалары да безнең хәлебезне аңларлар һәм тиешле чаралар күрерләр, дип ышанасы килә.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безгә язалар