Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп ишек алдына элделәр

Кошлар көнендә региональ әһәмияткә ия булган "Спас" дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре Танкеевка төп мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр. Кунаклар укучыларга ничек итеп сыерчык оясын ясарга өйрәттеләр, "Иң яхшы оя" конкурсы, "Татарстан кошлары" викторинасын үткәреп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Укучылар исә бу көн уңаеннан концерт әзерләгәннәр: алар җырлар башкарган,...

Кошлар көнендә региональ әһәмияткә ия булган "Спас" дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре Танкеевка төп мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр.
Кунаклар укучыларга ничек итеп сыерчык оясын ясарга өйрәттеләр, "Иң яхшы оя" конкурсы, "Татарстан кошлары" викторинасын үткәреп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Укучылар исә бу көн уңаеннан концерт әзерләгәннәр: алар җырлар башкарган, шигырь сөйләгәннәр, Россия һәм Татарстан кошлары, Кызыл китапка кертелгән кошлар турында презентация үткәргәннәр.
Бәйрәм кичәсеннән соң заказник белгечләре укучылар белән бергә үз куллары белән ясаган сыерчык ояларын мәктәп ишек алдына элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев