Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марков Анатолий Алексеевич

7нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясеннән тәкъдим ителгән. 1964 елның 25 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Фадеевка авылында тудым. 1971 елдан алып 1981 елга кадәр Кошки урта мәктәбендә белем алдым. 1982 елдан 1984 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем....

7нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясеннән тәкъдим ителгән.

1964 елның 25 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Фадеевка авылында тудым. 1971 елдан алып 1981 елга кадәр Кошки урта мәктәбендә белем алдым. 1982 елдан 1984 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. Аннары 1984 елдан 2002 елга кадәр "Заря" колхозында машина йөртүче булып эшләдем.

2002 елдан алып бүгенге көнгә кадәр "Чистопольгаз" учреждениесендә слесарь-обходчик булып эшлим.

Мин Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат булып "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителдем һәм бу партиянең мәнфәгатьләрен тулысынча хуплыйм. Үземне туган илемнең, республикамның, үз районымның, һәм, билгеле инде, авылымның чын патриоты дип саныйм. Авыл халкын борчыган проблемалар миңа яхшы таныш. Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат булып беренче тапкыр тәкъдим ителдем. Хезмәт стажым зур, кешеләрне борчыган проблемаларны һәрвакыт аңларга тырышам. Шуңа күрә мине депутат булып сайлаган очракта үземне:

-сайлаучылар мәнфәгатьләрен якларга;

- беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга ярдәм итәргә бурычлы дип саныйм.

Җирле үзидарә - буш сүз түгел, ә территориянең ныклыгын тәэмин иткән нигез. Тик безнең проблемаларны читтән килеп хәл итмәячәкләре турында беркайчан онытырга ярамый.

Реклама

Кадерле сайлаучылар, бу безнең уртак бурычыбыз. Ә инициатива, минемчә, халык сайлауларда ышаныч белдергән кешеләрдән чыгарга тиеш.

Мине депутат булып сайлаган очракта өстемә нинди җаваплылык төшәсен яхшы аңлыйм. Соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнсә дә, тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куеп тора. Безнең уртак проблемаларны көчемнән килгәнчә хәл итеп, халык тарафыннан белдерелгән ышанычны акларга тырышырмын. Ышанычлары өчен барлык сайлаучыларыма алдан ук рәхмәт белдерәм.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X