Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Лизинг-грант“ сезне көтә

"Лизинг - җиһазларны үстерү: лизинг җиһазлары ("Лизинг-грант") килешүе буенча беренче взносны (аванс) түләүгә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең чыгымнарын субсидияләү" программасында катнашу өчен эшмәкәрләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Үткән ел бу программада ике кеше катнашты, гаризаның берсенә түләнде. Субсидияләр түбәндәге кешеләргә бирелә: - эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаучыларга (конкурста катнашу...

"Лизинг - җиһазларны үстерү: лизинг җиһазлары ("Лизинг-грант") килешүе буенча беренче взносны (аванс) түләүгә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең чыгымнарын субсидияләү" программасында катнашу өчен эшмәкәрләрдән гаризалар кабул ителә башлады.
Үткән ел бу программада ике кеше катнашты, гаризаның берсенә түләнде.
Субсидияләр түбәндәге кешеләргә бирелә:
- эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаучыларга (конкурста катнашу өчен гариза тапшырганда теркәлү вакыты 1 елдан кимрәк булганда) лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;
- эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә (конкурста катнашу өчен гариза тапшырганда теркәлү вакыты 1 елдан артып киткәндә) лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел.
Гаризалар 2014 елның 13 мартыннан Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгендә, Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында кабул ителә.
"Лизинг-грант" программасы турындагы барлык мәгълүматлар ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында, Интернет челтәрендәге "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү", "Эшмәкәрлекне үстерү программалары", "Лизинг-грант программасы" (www.mert.tatarstan.ru) бүлекләрендә урнаштырылган. Үзегезне кызыксындырган сораулар белән 3-05-69, 3-03-02 телефоннары аша район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. potdel@yandex.ru электрон почтадан да белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев