Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Легаль булмаган мигрантлар җаваплылыкка тартылачак

Полиция һәм Россия федераль-миграция хезмәте идарәсенең ТР Спас районы территориаль пункты хезмәткәрләре бүгенге көндә "Базар" ("Рынок") дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрәләр. Ул миграция законын үтәүгә һәм сәүдә, төзелеш һәм безгә якындагы һәм ерактагы чит илләрдән килгән гражданнар эшләгән башка объектларда закон тәртибен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Операция башланганнан бирле Россия территориясендә...

Полиция һәм Россия федераль-миграция хезмәте идарәсенең ТР Спас районы территориаль пункты хезмәткәрләре бүгенге көндә "Базар" ("Рынок") дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрәләр.

Ул миграция законын үтәүгә һәм сәүдә, төзелеш һәм безгә якындагы һәм ерактагы чит илләрдән килгән гражданнар эшләгән башка объектларда закон тәртибен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Операция башланганнан бирле Россия территориясендә яшәү режимын бозган өчен ике кешегә административ протоколлар тутырылган. Аларга ике мең сум күләмендә штраф түләргә һәм якын арада Россиядән китәргә туры киләчәк. Бу таләп үтәлмәгән очракта, аларга яңадан җәза яный. Ел башыннан бирле мондый җәза инде утызлап кешегә бирелгән.

Реклама

Федераль-миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты инспекторы Марина Князева аңлатып үтүенчә, Россиягә чит илдән гражданинга җиде көн үткәнче яшәү урыны буенча миграция учетына басырга кирәк. Бу илдә 90 көн законлы яшәү хокукын бирә. Әгәр мигрантның бу сроктан озаграк торасы килсә, ул озак вакытка (берничә елга) илдә яшәү рөхсәтен алу өчен документларны тапшырырга тиеш. Кайбер сәбәпләр - үз турындагы кайбер мәгълүматларны яшерү, биография фактларын дөрес күрсәтмәү һәм башка сәбәпләр аркасында мондый рөхсәт һәр кешегә дә бирелми.

Россия территориясендә эшләү өчен мигрантларга шулай ук махсус документлар ясатырга кирәк. Аларның булмавы закон бозу дип санала һәм моның өчен административ җәза бирелә.

Легаль булмаган хезмәт мигрантларының хезмәтеннән файдаланган эш бирүчегә дә штраф рәвешендә җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X