Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунаклар кабул иттеләр

Болгардагы "Регина" кунакханәсендә Чистай, Түбән Кама, Алексеевск һәм безнең районнарның православие динен тотучы яшьләр очрашты. Кунакларны Спас округы баш рухание Владимир Головин, Татарстан митрополиясенең яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов, Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге рәисе протиерей Павел Чурашов, Казан епархиясенең Кораллы Көчләр белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Виталий Беляев, Казан...

Болгардагы "Регина" кунакханәсендә Чистай, Түбән Кама, Алексеевск һәм безнең районнарның православие динен тотучы яшьләр очрашты.
Кунакларны Спас округы баш рухание Владимир Головин, Татарстан митрополиясенең яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов, Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге рәисе протиерей Павел Чурашов, Казан епархиясенең Кораллы Көчләр белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре Виталий Беляев, Казан шәһәренең хәрәкәттәге спецназ төркеме майоры Евгений Яковлев сәламләде. Очрашу барышында православие динен тотучы яшьләрне бүгенге көндә иң борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
Очрашуда катнашучылар өчен Икмәк музеена экскурсия, җигелгән атларда йөрү, интеллектуаль уеннар оештырылды. Моннан тыш, теләге булган һәр кеше концертта чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев