Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кулланучылар ышанычы акланырга тиеш

    Быел Бөтендөнья сыйфат көне 14 ноябрьгә туры килә һәм "Сыйфатлы җитештерелгән - уңыш өчен җитештерелгән!" шигарь астында билгеләп үтелә. Бу көн 1989 елда булдырылды һәм БМО каршындагы иң зур халыкара оешмалар инициативасы буенча үткәрелә. Чараның төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына җәлеп итү....

    Быел Бөтендөнья сыйфат көне 14 ноябрьгә туры килә һәм "Сыйфатлы җитештерелгән - уңыш өчен җитештерелгән!" шигарь астында билгеләп үтелә.
    Бу көн 1989 елда булдырылды һәм БМО каршындагы иң зур халыкара оешмалар инициативасы буенча үткәрелә. Чараның төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына җәлеп итү. Барлык товарлар да кешегә һәм тирә-як мохиткә зыян китерми торган, кулланучыларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерерлек булырга тиеш.
    Сыйфат теләсә нинди оешма һәм предприятиенең уңышлы эшләвенә нигез булып тора. Сыйфатның югары булуы халыкның тормыш дәрәҗәсе югарылыгын күрсәтә.
    Сыйфат көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Болгар шәһәр башкарма комитеты бинасында халыкны кабул итү, базарда кизү тору һәм Спас оптторгының "Мини-маркет" кибетендә кулланучылар өчен махсус киңәшләр өстәле оештырачак. Ә икенче көнне эчке базарны үстерү һәм юнәлеш бирү бүлегенең 8(84342) 5-49-85 "Кайнар линия" телефоны эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: