Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Контроль көчәйтеләчәк

    Район прокуратурасында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның алты аенда башкарган эшләргә йомгак ясалды.

    Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне башлап, район прокуроры Дамир Яфизов республика һәм райондагы криминаль хәлнең торышы турында сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, районда аеруча да браконьерлык, урлашулар, хулиганлык кебек җинаятьләр киң таралган, моңа хокук саклау органнары да аерым игътибар бирергә тиеш. Соңгы араларда кылган җинаятьләрне ачу эше сизелерлек яхшырган.

    Район прокуроры урынбасары Артем Стебо докладында бюджет акчасын максатчан файдалану, авыл хуҗалыгы җирләрен рәсмиләштерү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүен ачыклау буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре, товар, азык-төлек продуктлары сатып алуга контроль урнаштыру кебек һәм башка мөһим мәсьәләләргә басым ясалды. Тикшерүләр барышында җитди кимчелекләр ачыклануы турында да әйтте. Бу уңайдан кайбер коллектив җитәкчеләренә (аерым алганда, мәгариф бүлегенә) тиешле күрсәтмәләр бирелде.

    Балаларны мәктәп автобусларына утырту урыннарында павильоннар кую, мәктәпләр һәм стоянкаларга килү юлларын тиешенчә җайлаштыру, коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләү - әлеге һәм башка проблемалар турында прокурор ярдәмчесе Евгений Шувалов сөйләде.

    Киңәшмә эшенә йомгак ясап, закон таләпләрен үтәүгә контроль тагын да көчәйтеләчәк, гаеплеләргә карата катгый чаралар күреләчәк, дип билгеләп үтте прокурор.

    - Законны һәр кеше дә тайпылышсыз үтәргә тиеш, - дип ассызыклады Дамир Яфизов, - суд каршында җавап бирергә туры киләчәген берәү дә исеннән чыгармасын...

    фото http://www.interfax.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: