Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Компенсациягә документлар тапшыралар

Халыкны социаль яклау үзәгендә балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алу өчен документлар тапшыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балаларын бакчага йөрткән ата-аналарга ике төр компенсация түләнә. Аларның берсе "Мәгариф турында" Федераль законы нигезендә барысына да бирелә. Компенсациянең суммасы гаиләдә ничәнче бала бакчага йөрүенә бәйле: беренче балага - ата-аналар бакча өчен...

Халыкны социаль яклау үзәгендә балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алу өчен документлар тапшыру дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балаларын бакчага йөрткән ата-аналарга ике төр компенсация түләнә. Аларның берсе "Мәгариф турында" Федераль законы нигезендә барысына да бирелә. Компенсациянең суммасы гаиләдә ничәнче бала бакчага йөрүенә бәйле: беренче балага - ата-аналар бакча өчен түләгән уртача сумманың 20 проценты, икенче балага - 40 проценты, өченче балага 70 проценты кире кайтарыла. Акчаны гариза язганнан башлап, бала бакчага йөрүдән туктаганчы түлиләр. Ә өстәмә компенсация Татарстанда 2014 елның 1 гыйнварыннан бирле түләнә балады. Аны балалар бакчасы өчен түләүләр арткач, ата-аналарның чыгымнарын каплау өчен керттеләр. Бу компенсациянең суммасы гаиләдә ничә бала булуына гына түгел, керемнәр дәрәҗәсенә дә бәйле. Дәүләт өч категория билгеләде: җан башына керем 10 мең сумга кадәр, 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр һәм 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр. Җан башына керем бу суммадан артып киткән гаиләләргә компенсация түләнми.
Акча гариза биргәннән соң алты ай дәвамында түләнә. Аны даими алып тору өчен, керем турында мәгълүматларны яңадан тапшырырга кирәк.
Фото: http://www.aif.ru/health/children/1377475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев