Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китаплар кулдан-кулга йөри...

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм хастаханәгә килүчеләргә хәйрия акциясе оештырды. Чара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәрелә. Китапларның кешедән кешегә йөрүе глобаль дөнья хәрәкәтенең нигезе булып тора һәм Россиядә әле күптән түгел генә барлыкка килде. Аның нигезендә, китапны укыганнан соң, кеше аны башкаларга биреп, китап укучыга яңа авторлар,...

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм хастаханәгә килүчеләргә хәйрия акциясе оештырды. Чара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәрелә.
Китапларның кешедән кешегә йөрүе глобаль дөнья хәрәкәтенең нигезе булып тора һәм Россиядә әле күптән түгел генә барлыкка килде. Аның нигезендә, китапны укыганнан соң, кеше аны башкаларга биреп, китап укучыга яңа авторлар, яңа китаплар белән танышырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп китап яки журналны "сәяхәткә" җибәреп, китап укучылар тулы бер шәһәрне "китапханәгә" әверелдерәләр. "Үзең укыгач - башка кешегә бир" принципы буенча, ачык төстәге наклейкалар белән бизәлгән даими басмалар, элегрәк чыккан китаплар халык арасында йөри.
Безнең китапханәчеләр дә моны үрнәк итеп алдылар. Алар тәкъдим иткән барлык басмалар хастаханәдә дә, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да игътибарсыз калмады. Кешеләр аларны кызыксынып карадылар, укыдылар. Ә яшь әниләр бу фондка балалар өчен китаплар да кертергә тәкъдим иттеләр. Китапларның түләүсез бирелүе, аларны китапханәгә кире тапшырырга кирәк булмавы һәр кешене гаҗәпкә калдырды.
Бәлки, шәһәр халкы да бу хакта белгәч, "Буккроссинг" дип аталган әлеге хәрәкәттә катнашырга теләк белдерерләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев