Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килешүне иминләштерү өчен

Сату-алу килешүен иминләштерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга Хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә соратып алырга киңәш бирә. Беренче чиратта, ЕГРПдан өземтә сатыла торган милекнең - фатирның, дачаның, җир участогының залогта булу-булмавын, аңа арест салынмаганмы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш, өземтәдә милеккә башка...

Сату-алу килешүен иминләштерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга Хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә соратып алырга киңәш бирә.
Беренче чиратта, ЕГРПдан өземтә сатыла торган милекнең - фатирның, дачаның, җир участогының залогта булу-булмавын, аңа арест салынмаганмы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш, өземтәдә милеккә башка затларның дәгъва итүе, милек объектына хокуклары теркәлгән затларга каршы суд дәгъвасы булуы турында да мәгълүмат бар. Шулай итеп, ЕГРПдан өземтә алгач, милекне сатып алырга теләүче сатучы биргән мәгълүматларның дөреслеген тикшерә ала һәм мошенниклар корбанына әверелми.
Исегезгә төшерәбез, бу өземтәне алу өчен шәхесне раслаучы документ - паспортны күрсәтергә, гариза язарга һәм түләү турында квитанцияне тапшырырга кирәк. Юридик затлар өчен юридик затның теркәвен раслаучы документ, вәкиленең вәкаләтләре һәм түләү турында квитанция дә җитә. Өземтәне Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итеп тә, Росреестрның www.rosreestr.ru Порталы аша да соратып алырга мөмкин.
Күчемсез милекнең һәр объекты буенча мәгълүмат өчен физик затлар - 200 сум, юридик затлар 600 сум түләргә тиеш. ЕГРПдан өземтәгә электрон рәвештә заказ биргәндә, бәясе дә арзанрак: физик затларга һәр объект өчен - 150, юридик затларга 300 сум түләргә кирәк.
Күчемсез милекнең һәр объектына теркәлгән хокуклар турында төгәл мәгълүмат алу өчен, аның төгәл адресын, мәйданын, литерын һәм, билгеле булган очракта, шартлы яки кадастр номерын күрсәтергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев