Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчермәне ничек алырга?

Мәҗбүри пенсия страхованиесе таныклыгы югалса нәрсә эшләргә? Еш бирелә торган бу сорауга Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә. - Страховой таныклык карточкасында күрсәтелгән шәхси лицевой счетның страховой саны һәр кешегә гомергә бер тапкыр бирелә. Кеше карточканы югалтырга мөмкин. Ләкин аны кабат алуы кыен түгел. Әгәр дә...

Мәҗбүри пенсия страхованиесе таныклыгы югалса нәрсә эшләргә?
Еш бирелә торган бу сорауга Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә.
- Страховой таныклык карточкасында күрсәтелгән шәхси лицевой счетның страховой саны һәр кешегә гомергә бер тапкыр бирелә. Кеше карточканы югалтырга мөмкин. Ләкин аны кабат алуы кыен түгел. Әгәр дә сез хезмәт килешүе яки гражданлык - хокук характерындагы килешү буенча эшлисез икән, кадрлар бүлегенә страховой таныклыкның күчермәсен бирүләрен сорап гариза язып кертәсез. Әгәр үзегезне эш белән тәэмин итә торган группага керсәгез, Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз.
Эшләмәүче кешеләр яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә гариза кертәләр һәм бер ай эчендә сезгә дубликат ясап бирерләр.
"Яшел карточкада" күрсәтелгән шәхси мәгълүматлар паспортныкы белән туры килергә тиеш, шуңа күрә фамилиягез үзгәрә икән, страховой таныклыкны алыштырырга кирәк. Моның өчен дә тиешле гариза гына бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев