Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Капиталь ремонт эшләре башланды

"Спасагрострой" җәмгыяте коллективы агымдагы елның гыйнварыннан ук район үзәк хастаханәсе объектларын ремонтлый башлады.

Ремонт инфекция бүлегеннән башланып китте. Планда аны шактый үзгәртү күздә тотыла. Бинаны тулысынча яңартып, элеккеге бинадан диварларны һәм түбәне генә калдырырга җыеналар. Боларның барысы да бүлекнең эшендә тиешле шартлар тудырачак.
"Спасагрострой" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, ремонт барышында җылыту, канализация, су үткәрү һәм электр чыбыкларын тулысынча алыштыру күздә тотыла. Ә вентиляция системасы яңадан корылачак.
Бинаның эчке ягында да сизелерлек үзгәрешләр булачак. Диварларны тулысынча гипсокартон белән каплап, идәннәргә бетон җәеләчәк һәм керамплита белән тышланачак. Процедура, лаборатория һәм санитария бүлмәләрендә, моннан тыш, диварлар да плитка белән тышланачак. Хәзерге вакытта бу эшләрне Василий Субботкин бригадасы башкара. Бизәү эшләре Артем Маркарян бригадасына йөкләнгән, ә эчтәге инженер системаларын һәм коммуникацияләрне монтажлауны санитар-техник эшләр буенча мастер Владимир Семенов җитәкчелек иткән коллектив алып бара.
Электр хуҗалыгын монтажлау өчен "Энергосервис" җәмгыяте (бригадир Станислав Печаев) җаваплы. Вентиляция системасын "Комплекс-Мед" субподряд оешмасының Азат Бахманов җитәкчелегендәге бригада монтажлый.
Бу эшләр барысы да бергә алып барыла, бригадаларның эше бер-берсенә өстәмә кыенлыклар тудырмасын итеп оештырылган. Башкарасы эшләр шактый булса да, җәй башына хастаханә объектларын ремонтлау төгәлләнергә тиеш. Инфекция бүлегеннән тыш, монда хирургия бүлегендә җылыту системасының иске торбаларын яңа полипропилен торбаларга алыштыру, биметалл радиаторлар урнаштыру, шулай ук тудыру бүлегендә канализация һәм су үткәрү системасын алыштыру күздә тотыла.
Район җитәкчелегенең ярдәме белән бу максатка республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә боларның барысы да кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен медицина учреждениеләре эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән.
"Спасагрострой" җәмгыяте коллективының агымдагы ел планнары арасында башка объектлар төзү дә җитәрлек. Алар арасында авария хәлендәге йортларны бетерү программасы буенча Болгар урамында өч катлы 12 фатирлы йорт төзү дә бар. Хәзерге вакытта тиешле төзелеш материаллары кайтарыла, эшләр тиздән башланып китәргә тиеш.
Моннан тыш, колллективка ел ахырына кадәр Никольск һәм Кожаевкада участок уполномоченныйлары өчен ике торак йорт төзергә, Пушкин урамындагы ике катлы 15нче йортның түбәсенә капиталь ремонт ясарга, шәһәр мунчасын ясап бетерергә кирәк булачак. Бу эшләрнең барысы да билгеләнгән срокта үтәлер, барлык таләпләр җиренә җиткереп башкарылыр дип ышанырга була, чөнки коллектив бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев