4нче бер мандатлы сайлау округы буенча Бураково авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясеннән күрсәтелде.
1978 елның 10 маенда ТАССРның Куйбышев районы Кожаевка авылында туганмын. 1993 елда Тәтеш педагогия училищесына "башлангыч класслар укытучысы" белгечлеге буенча укырга кердем. 2006 елда Казан дәүләт педгогия университетын тәмамладым. 1997 елдан бирле үземнең һөнәрем буенча математика укытучысы булып эшлим.
Мин "Бураково авыл җирлеге" муниципаль берәмлек Советына депутатлыкка кандидат булып "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителдем, бу партиянең эшен хуплыйм һәм яклыйм.
Үземне патриот дип саныйм. Безнең авыл халкын борчыган проблемалар миңа яхшы таныш. Бураково авыл җирлеге депутатына кандидатлыкка беренче тапкыр тәкъдим ителдем, эш тәҗрибәм дә артык зур түгел, шулай да кешеләрне борчыган проблемаларны мин яхшы аңлыйм. Мине депутат итеп сайлаган очракта үземне:
- сайлаучылар хокукларын якларга;
- өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга ярдәм итәргә бурычлы дип саныйм.
Халыкның тиешле тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен ышанычлы инфраструктура булдырырга кирәк. Мәсәлән, урамнарны яктыртырга, яхшы юллар булырга тиеш, бу аеруча кыш көне бик кирәк.
Иң мөһиме - проблемаларны хәл итүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк, чөнки авылның киләчәге безнең үзебездән генә тора. Җирле үзидарә - буш сүзләр генә түгел, ә шул җирнең хуҗасы. Безнең проблемаларны беркем дә читтән килеп хәл итмәс. Хөрмәтле сайлаучылар, бу безнең уртак бурычыбыз. Ә инициатива, минемчә, халык үзе ышаныч күрсәтеп сайлап алган кешеләрдән чыгарга тиеш.
Минем өчен тавыш биргән очракта өстемә нинди җаваплылык төшүен яхшы аңлыйм. Соңгы елларда күп нәрсә эшләнсә дә, алда башкарасы эшләр дә бик күп әле. Тормыш әледән-әле алдыбызга яңа бурычлар куя. Аларны хәл итү өчен бөтен көчемне биреп эшләп, сезнең өметләрне акларга тырышырмын. Ышанычыгыз өчен сезгә алдан ук рәхмәт.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев