Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исерекне руль артына якын китерергә ярамый

Атнага өч тапкыр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозуларны булдырмый калу максатында, руль артына исерек килеш утырган кешеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр. Мондый чараларның берсендә аларга безнең хәбәрчебез дә кушылды.

Марина Зайцева.
"НЖ".
Эчкән килеш руль артына гадәттә төнлә утыралар. Төн караңгылыгы аларның исереклеген яшереп, инспекторлар тикшерүеннән котылырга ярдәм итәр дип, уйлыйлар, күрәсең. Мондый гамәлләре белән алар арасында үзләренә генә түгел, башкаларның сәламәтлегенә зыян китерүләрен аңлаучылар бик аз. ДАИ инспекторлары Зилә Фәсхетдинова белән Александр Усов бу турыда яхшы беләләр. Шәһәр урамнарыннан йөргәндә бер банк янында туктап торган "сигезле" машинасын күрәләр. Инспекторлар туктап, машина документларын тикшерергә булалар.
Салонда - өч егет, автомобиль хуҗасы пассажирлар урынында утыра. Кыяфәтеннән аның кызмача булуы сизелде. Шулай да, аның барлык документлары тәртиптә, ә рульдә бүген дусты йөри икән. Беренче карашка, бар да дөрес кебек, тик машина урыныннан кузгалганда, аның сәер баруы күзгә ташланды. Инспекторлар аларны тагын бер тапкыр тикшерергә булалар. Ни гаҗәп, руль артында исерек хуҗа үзе. Ул карусыз гына алкогольне билгеләүче махсус җайланма аша тикшерү үтә һәм канында 0,412 промилле алкоголь булуы ачыклана. Бу литр ярымлы сыра шешәсендәге алкогольгә тигез.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аларга протокол тутырырга мәҗбүр була. Соңрак егетнең рульдә әле өч кенә ай йөрүе ачыклана. Автомобиль белән идарә итү хокукыннан ел ярымга яки ике елга мәхрүм итү аңа киләчәктә сабак булыр дип, ышанасы килә...
Автомобильне штрафстоянкага куялар. Иртә белән аны я айныган хуҗа үзе, я автогражданлык җаваплылыгы полисына кертелгән кешеләрнең берсе килеп ала. Стоянкада торган өчен дә сәгатенә 61 сум исәбеннән шактый зур сумма түләргә туры килә. Тимер атыннан мәхрүм ителгән машина хуҗасын дәүләт инспекторлары үз машиналары белән өенә кайтарып куялар.
Патрульдә йөргәндә, кар көртендә батып калган "унлы"га тап булдык. Туктап, аңа машинасын тартып чыгарырга тәкъдим иттек. Тик руль артында утыручының тонык карашы аның исерек булуын күрсәтте. Инспекторлар машинадан чыгарга тәкъдим иткәч, ул машинадан авып диярлек төште. Карга батып калмаса, аның бу "батырлыгы" нинди фаҗига белән бетәсен күз алдына да китерүе кыен. Алкометр аның канында 1,400 (!) промилле алкоголь булуын күрсәтә. Шунда ук протокол төзеп, машина штрафстоянкага куела.
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү - бу кешегә, беренче чиратта, эшеннән колак кагу дигән сүз. Документлары буенча ул предприятиеләрнең берсендә авыр йөк машинасында эшли, лаеклы ялга чыгарга ике генә ел калган. Тик моның турында алдан уйларга кирәк булган...
- Бераз гына капкан килеш тә руль артына утырырга ярамый! Бу әллә нинди аяныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин, бу турыда телевизордан да һаман күрсәтәләр, газеталарда да язып торалар, - диде Александр Усов. - Юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге исерекләр аркасында килеп чыга. Күптән түгел бездә берәү исерек килеш юл билгесенә бәрелеп, машинасының капотына зур зыян китерде.
Ләкин аны бу гына туктата алмаган, ул шәһәр урамнарыннан йөрүен дәвам иткән. Дәүләт инспекторлары туктарга кушкач та игътибар итмәгән.
Шулай итеп, безгә аны куып тотарга туры килде...
- Агымдагы елның өч ае эчендә рульгә исерек килеш утырган машина йөртүчеләргә 30 протокол төзергә туры килде, - диде Зилә Фәсхетдинова. - Кагыйдә бозучыларның күпчелеге - 23 яшькә кадәрге егетләр, аларның машина йөртү стажлары да аз була. Гадәттә, алар үзләрен һавалы, тәкәббер тоталар, алкометр күрсәткечләрен инкарь итәләр, юл йөрү кагыйдәсен бозуларын танымыйлар. Кайберәүләре бераздан тагын исерек килеш тотылалар...
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 һәм 2 өлешләре нигезендә, исерек килеш руль артына утырган кеше машина белән идарә итү таныклыгыннан ел ярымга яки ике елга колак кага. Бу законны икенче тапкыр бозса, җәза тагын да катырак - өч елга мәхрүм ителә.
Исерек машина йөртүчеләр кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгарсалар, җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителәләр һәм өч елга машина йөртү хокуклары алына (РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе, 4нче өлеш).
Бу кичне шәһәр урамнарында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы тагын берничә кеше тотылды. Кемдер иминлек каешын эләктерергә оныткан, кемдер тизлекне арттырган һәм башка кимчелекләр ачыкланды. Шулай да протоколлар артык күп язылмады. Автоинспекторлар сүзенә караганда, машина йөртүчеләр кагыйдәләрне хәзер азрак бозалар. Бәлки бу штрафлар артуына бәйледер. Ләкин безнең кешеләр арасында гражданлык җаваплылыгы арта дип, ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев