Узган шимбәдә район Мәдәният йортында Раштуа бәйрәменә багышланган концертны традиция буенча, Изге Авраамий чиркәвенең миссионерлар бүлеге әзерләде.
Мондый кичәләр күңелдән иң якты хисләр калдыра, чөнки Раштуа - көтеп алган, зур бәйрәм. Залдагы тамашачылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин чыгыш ясап, һәр гаиләне бәйрәм белән котлады һәм иминлек, тынычлык, бәхет теләде. Аннары үзешчән артистлар чыгышы башланды.
Башта тамашачыларны шигырьләре, җырлары, сәхнәләштерелгән тамашалары белән Изге Авраамий чиркәвенең якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучылар котлады, аннары сәхнәгә үз котлаулары белән кунаклар чыга башлады (бу да әлеге очрашуларда традициягә әверелде). Бу юлы тамашачыларны Әлки районы Хурада авыл мәдәният йортының "Ивушка" вокаль ансамбле үзенең чыгышы белән сөендерде. Рус һәм чуаш телләрендә башкарылган Раштуа җырларын тамашачылар кайнар алкышлар белән кабул итте.
Концертта катнашучы башка артистларга да халык алкышларын кызганмады. Ольга Лобанова һәм иерей Сергей Карпухин дуэты, Евдоким Савельев, Ирина Головина, Оксана Сәетова, "Глас" вокаль квартеты башкаруындагы җырлар кертелде. Юлия һәм Соня Головиналар башкаруында инглиз телендәге җырл барысының да күңеленә хуш килде. Иван Баландин әтисе Михаил Баландинның Раштуа турындагы шигырен укыды, яшь казаклар, шулай ук казаклар хоры чыгышы булды.
- Сезнең йөрәкләрдә бу концерт иң изге хисләр уятыр дип ышанасы килә, - диде Сергей Карпухин. - Барыбызның да күңеленә якын булган бу бәйрәмдә ниндидер могҗизага ышанабыз, киләчәккә өмет белән карыйбыз. Гаиләләрегездә, күңелләрегездә тынычлык, иминлек, бәхет булсын!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев