Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминият взносларын – вакытында

Бүгенге көнгә Спас районы Пенсия фонды идарәсендә 610 кеше исәптә тора, алар үз вакытында һәм тулы күләмдә 31 декабрьгә кадәр (һәр бюджеттан тыш фондка аерым -пенсия һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондларына) иминият взносларын түләргә тиеш. 235 кеше әлегә моны эшләмәгән.

Иминиятләштерү взносларын түләргә тиеш затларга шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре керә. Быел иминиятләштерү взносының күләме 17208, 25 сум тәшкил итә. Тупланма һәм иминиятләштерү өлешләренә взнослар ике төрле түләү кәгазьләре буенча түләнә. Түләү вакытын үзеңчә сайлап алырга мөмкин - акчаны берьюлы да, яки ел дәвамында берничә тапкыр да түләргә мөмкин.
Шуны да исегезгә төшерәсе килә: отчет елыннан соң килгән елның 1 гыйнварыннан алып, һәр көн өчен рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня алына.
Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр түләү квитанцияләрен үзләре формалаштыра ала, ә банк пластик картасына ия булучылар взносларын да түли ала. Бу максаттан www.gosuslugi.ru муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре сайтында "Узнать и оплатить задолженность" хезмәте кертелгән. Шулай итеп, Пенсия фондына бурычларны өйдән яки офистан чыкмыйча да түләргә була. Монда ук пенсияләргә дәүләт өстәп финанслау программасы буенча взносларны да кертергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев