Үткән атна ахырында быел яз армиягә чакырылган егетләргә багышланган бәйрәм үткәрелде. Соңгы елларда бу чара күркәм гадәткә әйләнде.
Тантаналы чара үзәк мәйданда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Аннары Мәдәният йортында алар хөрмәтенә зур концерт булды.
Концерт башланыр алдыннан Кораллы Көчләр сафына китәчәк егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, хәрби комиссар Илһам Мидхәтов, район ветераннар советы рәисе Юрий Зуйков, кайнар нокталардагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан Ринат Шәрипов җылы котладылар. Ата-аналар исеменнән Надежда Храменкова, ә армиягә китүчеләрдән Александр Сорокин чыгыш ясады. Аларның фикере уртак булды-армиядә хезмәт итү егетләрнең мактаулы бурычы, аны һәр кеше намус белән үтәргә тиеш.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да өлкән буыннар традициясен лаеклы дәвам итеп, Ватаныбызны ышанычлы саклауларын һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Алар хөрмәтенә Александра Горячкина, Ольга Лобанова, Ксения Молодова, Ольга Бурмистрова һәм башкалар популяр җырлар башкардылар. Программада шулай ук биюләр, сәхнә күренешләрен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Болар барысы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Егетләрнең беренче төркеме армия хезмәтенә май ае башларында китәчәк, барлыгы быел яз безнең районнан кырыкка якын егет алыначак. Тормышларының бу чоры алар өчен уңышлы булыр һәм соңыннан горурланып искә алырлар дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: сәхнәдә армиягә китәсе егетләр; Илһам Мидхәтов; Александр Сорокин.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев