Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икеайлык дәвам итә

Торак пунктларда чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча игълан ителгән икеайлык кысаларында даими рәвештә шимбә өмәләре үткәрелә. Узган җомга көнне күп оешма һәм учреждение коллективлары шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чар, коры яфраклардан чистарту белән шөгыльләнде. Нәтиҗәләр күзгә күренерлек булса да, алда башкарасы эшләр күп. Шәһәр һәм барлык авыл урамнары чиста,...

Торак пунктларда чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча игълан ителгән икеайлык кысаларында даими рәвештә шимбә өмәләре үткәрелә.
Узган җомга көнне күп оешма һәм учреждение коллективлары шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чар, коры яфраклардан чистарту белән шөгыльләнде. Нәтиҗәләр күзгә күренерлек булса да, алда башкарасы эшләр күп. Шәһәр һәм барлык авыл урамнары чиста, төзек булырга тиеш, безнең якларга туристлар күпләп килә башлагач, бу мәсьәлә аеруча актуаль төс алды.
Йорт хуҗалары да өй яннарын тәртипкә китерү белән мәшгуль. Тулып ташыган чүп-чар контейнерларына караганда, кайберәүләр бу эш белән аеруча актив шөгыльләнә. Коммуналчыларга бу көннәрдә эш бигрәк тә күп.
Кайбер йорт яннарындагы утын әрдәнәләре, төзелеш материаллары, сүтелгән иске машиналар тирә-якны ямьсезләп тора. Чүп-чарны вакытында җыеп түгәргә кирәклеген белмәгән кеше юктыр, ләкин кайбер хуҗалар төрлечә акланалар, үз бурычларын тиешенчә башкармыйлар.
Һәр торак пункт янындагы урманнарны да чиста тотарга кирәк. 14 апрельдә урманнарны тәртиптә тоту, яшел дустыбызга сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе башланып китте. Узган ел бу акциядә 250 кеше катнашып, 163 кубометр чүп-чар җыелды. Мәктәп урманчылыклары, кайбер авыл җирлекләре, оешма коллективлары бу эшкә аеруча зур өлеш кертте. Болгар урманчылыгы коллективы быел да урманнарда тәртип урнаштыру өчен өлкәннәр дә, укучылар да чыгар дип өметләнә. Моннан тыш, урманнарның кайбер участоклары коллективларга беркетелгән.
Урманда йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы һәм санитария таләпләрен үтәргә кирәклеге турында да искә төшерү артык булмас. Бу якынлашып килүче май бәйрәмнәре алдыннан аеруча мөһим, чөнки күпләр бу көннәрне табигать кочагында үткәрергә ярата. Кешегә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек биргән табигатькә без дә сакчыл карарга, аның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев