Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Игътибар – балалар!»

ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр мәгариф хезмәткәрләре булышлыгы белән республика профилактика чарасының икенче этабын уздыра. Быел бу этап "Автобус" операциясе белән бер вакытка туры килде.

Юрий БАРАНОВ,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Уку елы башлану белән балаларны автомобиль транспортында йөртү башлана. Димәк, балаларның юлларда төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алу куркынычы да бермә-бер арта, дигән сүз. Быел Татарстанның торак пунктларындагы урамнарында һәм юлларында балалар һәм 16 яшькә кадәрле яшүсмерләр катнашында килеп чыккан 352 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Моның нәтиҗәсендә 13 бала (8 пассажир һәм 5 җәяүле) үлгән, 374 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Фаҗигаләрнең 70 проценты, икенче төрле әйткәндә 247се автомобиль йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, 142 очракта балалар бары тик пассажир булып кына исәпләнгән. Һәлак булган 8 баланың 6сын автомобильдә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып йөрткәннәр. Аерым алганда, 5 очракта балаларны тотып калу җайланмасы булмаган, ә бер баланың гомере иминлек каешын эләктермәү аркасында өзелгән.
Кызганыч, күпләр бәясе миллион сумнан артыграк торган автомобиль сатып алырга җай тапса да, балалар утыргычына акчаны кызгана. Агымдагы елда бу кагыйдәне бозу очраклары күп теркәлде. Шунысы гаҗәп, автомобиль йөртүчеләрнең хәтта административ материалга да исе китми.
Кечкенә җәяүлеләрнең иминлеге мәсьәләсе дә кискен тора. Балаларга беренче чиратта ата-аналар үрнәк күрсәтергә тиеш. Балалар урамда мөстәкыйль йөри башлаганчыга кадәр башта алар берничә ел дәвамында гел игътибар үзәгендә: үзләрен күтәреп тә, арбада да йөртәләр, аннары җитәкләп йөриләр. Балалар бакчасына илтәләр һәм аннан алып кайталар. Укырга кергәч мәктәпкә дә озата баралар. Шул вакытта балага барысын да өйрәтергә һәм аңлатырга кирәк.
Тик ата-аналарның күбесе үзләренә нинди әһәмиятле роль йөкләнүен оныта. Алай гына да түгел, балаларның игътибарсызлыгын бөтенләй күрмәмешкә салыша, күңелсез хәл килеп чыккач кына эшнең нәрсәдә икәнен чамалый башлый. Кеше психикасы бик үзенчәлекле, кайчак башкаларга килгән кайгы мине читләтеп үтәр әле, дип тынычланучылар да юк түгел. Бу уңайдан узган елның июнендә безнең районда булган хәлне искә төшерәсе килә. Ул чакта юлга йөгереп чыккан сигез һәм алты яшьлек ике кыз "Газель" көпчәкләре астында калып җан биргәндә, балаларның ата-анасы юл читендәге урманда гөмбә җыйган булган…
"Игътибар - балалар!" республика профилактика чарасының икенче этабы кысаларында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау өчен чаралар комплексы тормышка ашырыла. Төгәлрәк әйткәндә, ДПС постларында даими рәвештә тикшерүләр һәм рейдлар, укыту учреждениеләрендә иминлек дәресләре, төрле аңлату чаралары үткәрелә, ЮХИДИ хезмәткәрләре коллективларда, ата-аналар җыелышларында һәм дәресләрдә чыгышлар ясыйлар, балаларны мәктәпләргә транспорт чаралары белән йөрткәндә иминлек таләпләрен төгәл үтәргә чакыралар.
Күзәтеп яки төрле кисәтүләр ясап кына хәлне яхшыртып булмый. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кеше дә әлеге проблемага җитди карарга тиеш. Шул чагында гына балаларны бәладән йолып калырга мөмкин булачак. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ балалар иминлек

2
X