Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшыларга – бүләкләр

Мәгълүматларга караганда, 2013 елның беренче ярты елына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылу бик акрын темплар белән бара.

Бүгенге көнгә, мәсәлән, меңгә якын кеше генә газетага язылып өлгергән. Кайберәүләр, күптәнге гадәт буенча, өлгерербез әле, соңрак язылырбыз, дип почтага яки редакциягә барырга ашыкмый. Кешене мәҗбүриләп булмый, һәркем үзенчә уйлый торгандыр. Әмма, ел азагы якынлашканда кичектергесез башка мәшәкать-проблемалар да күп килеп чыга. Шуңа күрә, газетага вакытында язылып калырга тырышыгыз.
Башка еллардагы кебек, без әлеге мөһим эштә почтальоннар һәм җәмәгать таратучыларының ярдәменә дә ышанып торабыз. Аларның иң активларына дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.
Безнең газетага редакциягә килеп язылучылар өчен декабрь ае башында призлар уйнатылачак. Төгәл көн турында өстәмә хәбәр итәчәкбез.
2013 елның беренче яртысына язылу бәясе: почтада - 262 сум 62 тиен; редакциядә - 180 сум.
Сезне көтәбез, хөрмәтле газета укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев