Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер һәм искә алу көне

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында митинг булды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алу өчен район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. Ветераннар исеменнән Юлия Мулинова чыгыш ясады. Унөч яшьлек кызга дошман авиациясенең бомбага тотуын, һавада самолетлар сугышын, фронт...

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында митинг булды.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алу өчен район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды.

Ветераннар исеменнән Юлия Мулинова чыгыш ясады. Унөч яшьлек кызга дошман авиациясенең бомбага тотуын, һавада самолетлар сугышын, фронт тирәсендәге госпитальләрнең ничек эшләвен үз күзләре белән күрергә туры килгән.
- Без кичергәннәрне башкаларга күрергә язмасын, - диде ветеран.
Митингта катнашучылар алдында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей
Тюнев чыгыш ясап, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен сугышта катнашучыларның барысына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Яу кырында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Рәсемнәрдә: сугышта һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар; «Безнең күрмәгәннәр калмады», - дип сөйли ветеран.
Владимир Корнилов фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X