Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Спас муниципаль районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Әхтәм Нурвахит улы Россиянең "Физик культура һәм спорт отличнигы" дигән почет билгесе белән бүләкләнде. Аның физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга куйган хезмәте шулай югары бәяләнде. Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау...

Спас муниципаль районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Әхтәм Нурвахит улы Россиянең "Физик культура һәм спорт отличнигы" дигән почет билгесе белән бүләкләнде.
Аның физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга куйган хезмәте шулай югары бәяләнде.
Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Фокеева Анастасия Николаевна, Спас муниципаль районының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгече, Сәгыйров Илнур Мингариф улы, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, Кузнецов Юрий Евгеньевич, балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәге директоры.
"Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Трошин Владимир Александрович, "Регата" балалар техник иҗат станциясе директоры, Захаров Виктор Степанович, "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр спорт клубы директоры.
Аларның күп еллык намуслы хезмәте һәм районда физкультура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше әнә шулай бәяләнде.
Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Щуров Сергей Владимирович, Бурумова Елена Александровна, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары, - үсеп килүче яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүләре өчен;
Газизов Рәис Ханнан улы, район ветераннар советы президиумы әгъзасы, урман хуҗалыгының ветераннар оешмасы җитәкчесе, - районда ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен;
Жичинин Владимир Иванович, "Болгарлес" учреждениесе каравылчысы, - урман хуҗалыгында күп еллар намуслы эшләгәне өчен;
Денисова Равия Тәлгат кызы, "Спас оптторгы" берләшмәсе товароведы, - кулланучылар кооперациясендә күп еллар намуслы эшләгәне өчен;
Беляева Ирина Сергеевна, ПТО җитәкчесе, Хисмәтуллин Рамил Ринат улы, "Сувар Б" җәмгыяте мастеры, - төзелеш тармагында күп еллык намуслы хезмәтләре өчен;
Зиннуров Ринат Хәсән улы, баш инженер, Акчурин Фәрит Әхмәтша улы, "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең җылылык хуҗалыгы җитәкчесе, - торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күп еллык намуслы хезмәтләре өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев