Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызларны шатландыра беләсезме?

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан хәбәрчебез ир-атларга шушы сорауны бирде.

Сергей Тарасов,
Спас Эчке эшләр бүлеге полиция участок уполномоченныйлар хезмәте җитәкчесе:
- Хәзерге хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Алар гаиләнең иминлеген саклаучылар гына түгел, ышанычлы тормыш иптәше, әниләр, хуҗабикәләр дә, ә кайвакыт ир-атларны да уздырып җибәрүче менә дигән хезмәткәрләр дә. Мин көч структураларында, шул исәптән, безнең бүлектә эшләүче гүзәл затларга бигрәк тә сокланам. Аларга ир-атлардагы кебек, кыюлык, батырлык, яхшы физик хәзерлек сыйфатлары хас. Шунысы да бар, хатын-кызлар ирләр коллективына ниндидер бер җылылык, матурлык, ямь өстиләр. Моның өчен без аларны аеруча хөрмәт итәбез.
Бәйрәм көнне без хатын-кызларны чын күңелдән котлыйбыз, бүләкләр бирәбез. Мин әниемне, хатынымны, сеңлемне котламый калганым юк. Аларга чәчәкләр бүләк итәргә яратам, ә хатыныма ювелир кибетеннән бүләк алырга тырышам.
Николай Краснов,
Танкеевка төп мәктәбе директоры:
- Сигезенче март - бөтен гаиләбез өчен бәйрәм. Аны билгеләп үтми калган юк. Улларым да, мин үзем дә хатынымны, әниебез Галина Александровнаны, киленебез Ксенияне чын күңелдән котлыйбыз. Бүләкләрне алдан ук алып куябыз, тере чәчәкләр бүләк итми калган юк. Бәйрәм табыны янында гүзәл затларыбызны матур итеп котлыйбыз.
Мәктәп коллективы да күбесенчә хатын-кызлардан гына тора. Бәйрәм алдыннан укучы егетләребез укытучыларга һәм үзләренең якыннарына хезмәт дәресләрендә бәйрәм открыткалары ясыйлар. Ел саен бәйрәм концерты куябыз, хатын-кызларыбызга чәчәкләр, бүләкләр тапшырабыз. Бәйрәм алдыннан чәчәкләр табуы шактый мәшәкатьле эш, шуңа күрә укытучы Игорь Юзеев алдан ук заказ биреп куя.
Роман Спирьков,
"Казавтотранс" җәмгыяте бульдозерчысы:
- Бәйрәм көнне иртә белән бөтен туганнарыма чылтыратып, бәйрәм белән котлыйм. Аларга да күңелле, үземә дә рәхәт була.
Ә иң якыннарыма алдан ук бүләкләр алып куям. Аларның нәрсә яратуын мин яхшы беләм. Әнием савыт-саба, сөлге кебек әйберләргә өстенлек бирә. Сеңлемә берәр сувенир бүләк итәм. Кызым төрле бизәнү әйберләре ярата. Ә хатыным өчен роза чәчәкләреннән дә кадерле бүләк юк. Аның шатлануы миңа бар нәрсәдән дә кадерле, шуңа күрә ир-атларга да шушы киңәшне бирер идем.
Сергей Черняев,
газ участогы слесаре (Аграмак авылы):
- Хатын-кызларыбыз көн саен җылы сүзгә лаек. Ә тормышта без еш кына бу турыда онытып җибә-рәбез. Шуңа күрә 8 Мартта, һичшиксез, өйдә бәйрәм атмосферасы тудырырга кирәк. Гадәттәгечә, хатыным белән кызыма тере чәчәкләр бүләк итеп, иң яхшы теләкләремне әйтәм.
Виктор Копылов,
хезмәт ветераны (Кузнечиха авылы):
- Сөекле хатынымны бәйрәм белән котлап, беренче чиратта нык сәламәтлек телим, чөнки безнең яшьтә бу аеруча зур байлык. Барлык хатын-кызларны бу күркәм язгы бәйрәм белән котлыйм. Якыннарыгызның мәхәббәте сезгә яшәргә көч бирсен, эшегездә уңышлар, тормышыгызда зур бәхетләр юлдаш булсын!
Сергей Бобков,
газ хезмәте эшчесе (Вожи авылы):
- Бу язгы көндә әниемә, хатыныма һәм кызыма чәчәкләр бүләк итеп сөендерәм. Бу күркәм гадәт безнең гаиләдә традициягә керде. Улым гадәттә өйне җыештыра,чөнки хатын-кыз өчен бу икеләтә күңелле. Әлбәттә, аларга чын күңелдән чыккан теләкләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев